14 октябрь көнне Казахстанда, Уральск шәһәрендә, “Татарча диктант” уздырылды. Акциядә һәр яшьтәге катнашучылар булды, мәктәп баласысыннан башлап әбиләргә кадәр. Белгән сузләрне искә алдылар, ә белмәгәнне ятладылар. Һәр катнашучы үзен чын татар мәктәбендә утыра дип хис итте.
Акция бөтен дөньяда яшәүче татарларны берләштерүгә, әдәби татар телен белүгә кызыксынуны арттыруга, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерүгә, татар теленә мәхәббәт тәрбияләүгә юнәлдерелгән.