tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Татарча диктант» акциясе Зәй районында 2000 нән артык кешене берләштерде
«Татарча диктант» акциясе Зәй районында 2000 нән артык кешене берләштерде

«Татарча диктант» акциясе Зәй районында 2000 нән артык кешене берләштерде

«Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасындагы башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында, 13 нче октябрьдә районыбызда дөньякүләм «Татарча диктант» акциясе уздырылды. Диктант язу пунктлары итеп китапханәләр, мәктәпләр, балалар бакчалары билгеләнде. Әлеге акция грамоталы язу, әдәби татар телен белү, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерүгә юнәлтелгән.

Татарча диктант акциясенең асылы ‒ Россия Федерациясе һәм дөньяның төрле шәһәрләрендә барлык теләгән кешеләрне ихтыяри һәм бушлай уздырыла торган диктант аша берләштерү, аларда татар теленә кызыксыну һәм мәхәббәт уяту. Акциядә теләге булган һәркемгә катнашу мөмкинлеге тудырылды. Диктантны зәйлеләр кәгазьдә һәм турыдан -туры сайтта, клавиатура ярдәмендә яздылар. Диктант язучылар өчен Рөстәм Галиуллинның «Васыять» романыннан өзек тәкъдим ителде.

«Татарча диктант» акциясе Зәй районында 2000 нән артык кешене берләштерде. Акция бүген дә дәвам итә. “Энергетик” мәдәният сараена көндезге 11 гә шәһәр һәм район җәмәгатьчелеге вәкилләре җыелачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*