tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Башкортстанның Югары Кыйгы лицей мәктәбендә “Татарча диктант” акциясе узды
Башкортстанның Югары Кыйгы лицей мәктәбендә “Татарча диктант” акциясе узды

Башкортстанның Югары Кыйгы лицей мәктәбендә “Татарча диктант” акциясе узды

Башкортстанның Югары Кыйгы лицей мәктәбендә татарча диктантта 8- нче, 9- нчы, 10- нчы сыйныф укучылары катнаштылар. Башкорт һәм рус төркеменә йөрүче укучылар да, кызыксынып, акциягә әүдем кушылдылар.

Диктантта ОВЗ укучылары да катнаша алдылар. Алар өчен аерым шартлар булдырылды. Авыр сүзләр сүзлекчә аша аңлатылып, тактага язылып куелдылар.

Хаталарга килгән дә охшаш һәм уртак хаталар очрады..Ә, ү, һ…ягъни, татар теле авазларын  ишетеп бетмәү очраклары теркәлде. Ә урынына е, ү урынына у- хәрефләре һәм башкорт теле хәрефләрен кулланучы укучылар да булды.

Гомүмән алганда, диктант барышында, укучылар үзара аралашып, киңәшләшеп тә алдылар. Соңыннан, диктант тәмамлангач, укучылар белән фикер алышу булды. Укытучыга текст буенча сораулар бирделәр.

Әнгам Атнабаевның шигырьләр һәм пластинка язмалары белән таныштылар.  Оештыручы укытучы Әнгам абыйны якыннан белүе һәм аның б студент елларында” Акчарлаклар” ижат түгәрәген житәкләп баручы, ижатка илһамландыручы шагыйрь булуы турындагы истәлекләре белән бүлеште. Шагыйрьнең  автографлы китаплары белән таныштырды. Әнгам абыйның татар теле  турындагы шигырьләрен укып ишеттерелде.

Диктантны тикшергәндә татар телен яхшы белүче укучылар да ярдәмләштеләр. Диктантны язар өчен таза битне үзләре бизәп эшләделәр.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*