tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Асыл» Татар балалар лидеры мәктәбе узачак
«Асыл» Татар балалар лидеры мәктәбе узачак

«Асыл» Татар балалар лидеры мәктәбе узачак

30 октябрь – 5 ноябрь көннәрендә «Волга» Яшьләр үзәгендә «Асыл» Татар балалар лидеры мәктәбе узачак.

Чараның максаты – татар яшьләре оешмаларында һәм берләшмәләрендәге актив татар балаларын барлау, аларга ярдәм итү. Күпләп татарлар яши торган төбәкләрдә татар балалары белән эшләү өчен аерым үзәкләштерелгән тармак булдыру.

Бу елны татар балалар лидеры мәктәбенә Россия Федерациясенең 15тән артык төбәгеннән иҗтимагый, мәдәни тормышта катнашучы 100 активист килер дип көтелә.

Катнашучылар өчен программа нигезендә кызыклы һәм мәгълүмати лекцияләр, проектлар язу, ораторлык осталыгы буенча дәресләр, мастер-класслар, дебат уеннары, викториналар оештырылачак. Моннан тыш, смена дәвамында кызыклы шәхесләр белән очрашулар, түгәрәк өстәлләр, тренинглар планлаштырыла.
Быел портфолия ясауга зур игътибар юнәлдереләчәк. Казанышларны теркәп бару балага алга таба үсешкә этәргеч бирә. Профессиональ фотолар ясар өчен фотограф киләчәк.

Милли мәгариф идарәсе җитәкчесе Ильгиз Ильдар улы Халиков Татарстанда милли мәгариф һәм югары уку йортларында максатчан уку юнәлешләре белән таныштырачак.

Педагогика фәннәре кандидаты, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты ярдәмчесе, Россия Мәгариф министрлыгы каршындагы блогер-укытучылар советы әгъзасы Раил Рафаэль улы Шәмсетдинов лидерлык сыйфатларын үстерү серләре белән бүлешер дип көтелә.

«Россия Студентлар отрядлары» бөтенроссия яшьләр иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге җитәкчесе, «Росмолодежь» яшьләр проектларының бөтенроссия конкурслары белгече Шамиль Наиль улы Якупов смена катнашучыларына шәхси бренд буенча мастер-класс оештырачак.
Лидер, иң беренче чиратта, үз халкының, гаиләсенең тарихын белергә тиеш. Шул максаттан, шәҗәрә нигезләре буенча лекция үткәрергә “Җиде буын” генеалогик тикшеренүләр үзәге башкарма директоры Рүзәл Рафис улы Фәйзрахманов киләчәк.

Сменаның йомгаклау чарасы булып проектларны яклау тора. Аларны чакырылган эксперт – “Татарстан – мөмкинлекләр территориясе” коммерцияле булмаган автоном оешмасы директоры Бобохонов Камолиддин Нуриддин углы бәяләячәк.

Балаларның иҗади үсеше өчен «Риваять» этно-төркеме җитәкчесе һәм солисты, «Моң сандыгы» проектының авторы һәм алып баручысы Руслан Габитов тарафыннан «Татар музыка уен кораллары» мәдәни программасы каралган.

Әлеге чараларның барысы да балаларда лидерлык сыйфатлары һәм милли үзаң, халыкның гореф-гадәтләре һәм теленә мәхәббәт тәбрияләүне максат итеп куя.

Чыганак: idel-tat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*