tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Себер татар теле көнендә
Себер татар теле көнендә

Себер татар теле көнендә

25 ноябрьдә Төмән шәһәренең татар мәдәният үзәгендә милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты, Д.Менделеев исемендәге өлкә фәнни китапханәсе, “Себер татарлар” Төмән шәһәре татарларының милли-мәдәни автономиясе һәм татар мәдәният үзәге оештыруында Себер татар теле һәм мәдәнияте көне узды. Фойеда өлкә фәнни китапханәсе белгечләре тырышлыгы белән «Себер татар әдәбияты, милли аш-сулары һәм кәсепләре» дип аталган китап-иллюстратив күргәзмә эшләде. Кунаклар башта күргәзмә белән таныштылар. Аннары «Бердәмлектә – Бөек Россия белән киләчәгебез: Хәтер. Үрнәк. Хөрмәт” дигән темага багышланган түгәрәк өстәлгә җыелдылар. Түгәрәк өстәл эшен филология фәннәре докторы, профессор Хәбибә Шагбанова белән Төмән өлкәсенең иҗтимагый палатасы әгъзасы Динар Абукин җитәкләделәр.

Кунакларга өлкәдә татар юнәлешенең барлыкка килүенә 35 ел тулу уңаеннан себер татарларының тарихи хәтерен, мәдәниятен саклау һәм арттыру буенча башкарылган эшләр күрсәтелгән, шулай ук “Себер татарлар” автономиясенең 15 еллыгы һәм «Себер татарларының үсеш стратегиясе” проектының 5 еллыгына булдырылган видеоролик тәкъдим ителде. Бәйрәм белән котлап Төмән шәһәре хакимиятенең милләтләр арасындагы мөнәсәбәтләр комитеты рәисе Платон Осоткин, Россия Герое Раушан Абдуллинның әнисе Гөлфрүз Абдуллина, Бөтендөнья татар конгрессының Төмән өлкәсе буенча вәкиллеге җитәкчесе Ринат Насыйров, милләтләр эшләре буенча өлкә комитетының милли-мәдәни берләшмәләр һәм казаклар эшләре буенча баш белгече Эльмира Алиева, өлкә мөселманнары дини идарәсе рәисе ярдәмчесе Динар Нәфыйков делегатларга уңышлы, нәтиҗәле эш көне теләделәр. Озак еллар актив эш алып баручы автономия әгъзаларына Мактау кәгазьләре, Рәхмәт хатлары тапшырдылар.

Аннары түгәрәк өстәлнең көн тәртибенә куелган сораулар буенча чыгышлар яңгырады. Җыелышның төп өлешен ачып Төмән шәһәренең “Себер татарлар” автономиясе җитәкчесе Динар Абукин: “Дуслар, бүген бездә бәйрәм генә түгел, ә бөтен рус-татар дөньясы өчен гаять мөһим көнне билгеләп үтәбез, чөнки якынча 24 февральгә Тубыл шәһәрендә зур корылтай уздырырга планлаштырабыз. Форсаттан файдаланып, тагын берничә шатлыклы хәбәрне җиткерәм, беренчедән, себер татарлары өчен «Төмән фәнни журналы» теркәлде. Хәзер анда үзебезнең галимнәр, аспирантлар, студентлар, җәмәгать эшлеклеләре үзләренең фәнни хезмәтләрен бастыра алачаклар. Ә икенчедән – һәркемебез өчен дә бик мөһим яңалык – “Себер татарларының теле һәм мәдәнияте институты» ачылды. Россия Фәннәр академиясе, Татарстан галимнәре һәм Төмән өлкәсе хөкүмәте белән тыгыз эшләячәкбез. “Себер татарларының теле һәм мәдәнияте институты”н булдыруның фәнни нигезләмәсе: себер татарлары – Себернең төп халыкларының берсе, ул Россиядә иң эре этник азчылыкларның берсе булып тора һәм бай тарихка, мәдәнияткә, традицияләргә ия.

Институтның төп бурычы – себер татарлары теле мәсьәләләре буенча фәнни координацион мәгълүмат үзәген булдыру, кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге белән Россия тарихында беренче себер-татар фәнни китапханәсен булдыру. Әлифба, тарих, этнография, тел грамматикасы, сүзлекләр, әдәбият, фольклор һәм фольклористика, мәдәният һәм көнкүреш формаларын, шул исәптән тегү сәнгатен төзү, себер татарларының тукыма, кием кисү остаханәләре, шулай ук күргәзмә, конференцияләр, фестивальләр һәм башка чаралар оештыру. Дуслар, институтка төрле юнәлешләр буенча белгечләр кирәк булачак: филологлар, этнографлар, тарихчылар, укытучылар, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре һәм башка юнәлешләр. Сезнең актив катнашуыгыз сорала. «Себер татарлары теле һәм мәдәнияте институты» һәм «Төмән фәнни журналы»н оештырган өчен филология фәннәре докторы, профессор Хәбибә ханым Шагбановага зур рәхмәтебезне белдерәбез”, – дип сөйләп, резолюция белән таныштырды. Һәм себер татарларының телен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен үстерүдә зур өлеш кертүче милләттәшләргә “Себер татарлар” автономиясе исеменнән Рәхмәт хатлары тапшырды. Доклад сөйләүче һәм үз фикерләрен белдерүчеләр арасында автономиянең өлкәннәр советы рәисе Хәмзә Биктимиров, актив җәмәгать эшлеклеләре – Әнәс Гаитов, Рифхәт Насыйбуллин, Роза Яхина, Алсу Кәримова, Фатыйх хәзрәт Гарифуллин да булдылар.

Бәйрәмнең икенче өлешендә кунаклар каршында шәһәр, өлкә һәм халыкара конкурсларда җиңүче җирле җырчылар, биючеләр, гармунчылар сүз осталары чыгыш ясадылар. Тамашачылар “Сандугач” (Ялутор шәһәре, җитәкчесе З.Кожевникова) җыр, “Моң” (Төмән районы, Акъяр авылы, А.Сагидуллина) фольклор ансамбльләренең, Айдар Ниязов, Радик Камаловның башкарган матур җырларын, “Чимги Тура” (Төмән, И.Сафин) музыка корал һәм бию төркеменең дәртле биюләрен, Әнәс Гаитов, Хәлил Вагайлы укыган шигырьләрне бик җылы кабул итеп, көчле алкышлар белән озаттылар.

Чыганак: “Яңарыш” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*