15 гыйнварда үзенең 90 яшьлек юбилеен Россия Федерациясенең атказанган укытучысы Малмыж районының почетлы гражданины Мөнир Әһли улы Әһлиев бәйрәм итте. Мөнир Әһлиев гомерен балалар укытуга һәм тәрбияләүгә багышлый. Укучыларын чын күңленнән яратып, җанын биреп эшли. 40 елдан артык укытучы стажының 33 елын мәктәптә җитәкчелек итә.
Мөнир Әһли улы 1952 елда 10 нчы классны тәмамлагач, Иске Йөрек авылы мәктәбенә физкультура укытучысы итеп билгеләнә. Солдат хезмәтеннән соң хатыны Рәхилә белән Шабан участогына җибәрелә. Бу урман участогы таралгач алар Иске Йөрек авылына кайталар. Яшь гаиләгә эш кирәк була. Мөнир абый Чавал авыл хуҗалыгы техникумында да хуҗалык мөдире булып эшләп ала. Биредә аны хуҗалык эшләренә бик яхшылап өйрәтәләр һәм анда алган тәҗрибә аңа киләчәктә нык булыша.
10 класс белеме белән техникумда эшләгән чорда Мөнир Әһлиев В.И Ленин исемендәге Казан дәүләт университетына укырга керә. Мөнир Әһли улы тарих факультының читтән торып укучы студенты була.
Университетта укыган елларда Әһлиевлар гаиләсен Пижинерь авылы башлангыч мәктәбенә укытырга җибәрәләр. Ә инде университетның өч курсын тәмамлагач Мөнир Әһлиевичны иске Йөрек авылы мәктәбенә директор итеп кайтаралар.
Үрнәк мәктәп директоры
Беренче укытучылар киңәшмәсендә үк яшь директор алдына укытучылар коллективы өчен бурычлар куя.
Беренчесе – авылда урта мәктәп ачарга. Мәктәп җидееллык була. 1966 елда авыл тугызъеллык мәктәпле була. 67 нче елда инде 10 нчы класстан беренче чыгарылыш. Кызлар аккошлардай ак алъяпкычлардан Мөнир абыйларын каршы ала. Аның да укытучы дипломы алып кайтышы.
Икенче бурыч – яңа мәктәп төзетергә. Яңа мәктәп турында Мөнир Әһлиевич 1964 елда ук кайгырта башлый. Ниһаять, 80 нче елда мәктәп сала башлыйлар. 1983 елның 10 октябрендә инде кызыл тасма кисеп, яңа мәктәпкә укырга керәләр. Яңа мәктәп өчен күп тырышырга туры килә аңа. Әти-әниләрне дә, укытучыларны да җәлеп итә ул.
Өченче бурыч – мәктәпне үзебезнең укытучылардан туплау. Һәм бу максатка да ирешәләр. Укытычы булып сеңлесе Мәдинә Әһлиевна да кайта. Шулай ук Иске Йөрек мәктәбендә укып чыккан укучылар да туган мәктәпләрендә тырыш хезмәт куялар.
Иске Йөрек мәктәбе районда дәрәҗәле иде. Биредә семинарлар да үткәрелеп торды. Мәктәп җәмәгать эшләрендә дә күп катнаша. Һәрбер укытучы берәр түгәрәк алып бара торган була. Ә ул елларда түгәрәкләр алып бару бушлай. Укытучылар вакытлары белән исәпләшмиләр. Дәрестән соң мәктәптә дәфтәр тикшерәләр, өлгермәүче укучыларны укыталар.
Тырыш хезмәт нәтиҗәсез булмый
Мөнир Әһлиулла улы Әһлиев район мәгарифендә дәрәҗәле кеше. Аның мәгариф өлкәсендәге тырыш хезмәте югары бәяләнә. 1973 елда аны “Социалистик ярышта җиңүче” значогы белән бүләклиләр. Аннаң соң “Халык мәгарифе отличнигы” һәм иң дәрәҗәлесе – “Россия Федерациясенең атказанган укытучысы” исемнәренә лаек була. Җәмәгать эшләре өчен Кировтан да, Мәскәүдән дә Мактау кәгазьләре күп.
Укытучы да, язучы да
Мөнир абыйның журналист булу хыялы да була. Ләкин хыялы тормышка ашмаса да, ул бу һөнәргә гомере буе тугры кала. М.Ә Әһлиев туган җиребез халкын үзенең мәкаләләре, хикәяләре, шигырьләре белән куандырып тора. Киров өлкә татар “Дуслык” газетында да, Малмыж районы “Сельская правда” газетында да басылып чыга аның язмалары. Шулай ук армиядә хезмәт иткәндә үк хәрби газеталарга яза башлый.
Мөнир абый халыкка шагыйрь ,буларак та таныш. Иң беренче шигырен өл 8 нче класста укыганда язган. Армиядә хезмәт иткәндә дә Рәхиләсеннән хат килеп төшүгә, ул җавабын шигырь юллары белән кайтара торган була. Алар щлеге хатларны бүгенге көнгә кадәр саклыйлар.
Мөнир Әһлиевнең гомер буена табигать, мәхәббәт, балалар, ил тормышы һәм башка темаларга язган шигырьләре бик күп.
“Даның мәңгегә югалмасын, туган авылым минем!”
Мөнир Әһлиевне 1964 елны Иске Йөрек мәктәбендә тарих укыта башлагач, туган авылының үткәне белән танышу зур кызыксыну уята. Авылның өлкән буын кешеләреннән сораштырып байтак бай материал туплый. Ул материалларны үз эчендә генә бикләп калдырасы килми аның. Мөнир Әһлиевнең туган авылының тарихын алдагы буыннарга да мирас итеп калдыру теләге туа.
Инде бу теләге хыял булып гына була дип кала дигәндә, Малмыж шәһәрендә яшәүче, киң күңелле, татарның татарлыгын саклап калу өчен бөтен көчен биргән Рәшит улы Ринат Әсхәтҗанов: “Мөнир абый, язган әйберләрен әрәм булып ятмасын, материалларыңны тупла, китап итеп бастырырга үзем ярдәм итәм”, – дип тәкъдим ясады.
Шулай итеп, 2014 елда Мөнир Әһлиевнең “Даның мәңгегә югалмасын, туган авылым минем!” дигән китабы басылып чыга. Әлеге китапны кулга алгач, авторның ерак тарих битләреннән үк килүче шулкадәр бай мәгълүматны туплый алып, халыкка бәян итә алуына сокланып куясың.
Бөтен тырышлыгын балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган изге күңелле Мөнир Әһли улы Әһлиевкә киләчәктә дә хөрмәттә, якыннарының игелеген күреп озак еллар яшәргә насыйп булсын дигән теләкләр юллыйбыз.
Әзерләде – Алия Нәбиуллина, “Татарлар” газетасы.