Безнең Түбән Новгород өлкәсендәге Кочко-Пожар авылында участок хастаханәсе бар иде, дөресрәге, ул әле дә бар, тик берничә урынлы көндезге стационар буларак кына эшли, штатта да дистәдән аз кеше, ә бит күптән түгел генә тулы штатлы амбулатория, 50 урынлык стационар бар иде, берничә авылга хезмәт күрсәтелде, хәтта Сергачтан килеп тә дәвалана иделәр. Штатта да берничә дистә кеше хезмәт итте, хәзер инде күбесе бакыйлыкка күчте, калганнары да олы яшьтә. Менә күптән түгел, 5 апрель көнне, тулаем хезмәт стажы 45 ел тәшкил иткән Зөһрә Абдулвәли кызы Җиһаншина да үзенең 80 яшьлек матур юбилеен билгеләп үтте һәм бүгенге язма нәкъ аның турында.
Зөһрә апа үзе Семочки кызы, әтисе Абдулвәли сугыш ветераны, яраланып кайткач, авылдашы Таһирә белән гаилә коралар һәм 1944 елда олы кызлары Зөһрә дөньяга килә, соңрак аңа сеңелкәш итеп Санияне алып кайталар. Тик бәхетле гаилә тормышы дәвамлы булмый – әниләре ике кызын ятим, ирен тол калдырып, 1958 елда вафат була, Зөһрә 14, Сания 9 яшендә әнисез калалар. Әлбәттә, яшүсмер кызлар бу зур югалтуны авыр кичерә. Соңрак әтиләре Шәмсия исемле хатынга өйләнә. “Шәмсия әниебез безне бик яратты, тел-теш тидерми үстерде, аларның әти белән уртак балалары булмады, бәлки шуңадыр да барлык иркә-назын безгә биргәндер. Әтиебез дә бик үк озын гомерле булмады, соңгы елларын авырды һәм Шәмсия әни аны бик кадерләп карады. Сания башкалада гомер итә, ә мин ара якын булгач туган йортка еш йөрдем, картаеп, авырый башлагач Шәмсия әнине өч ел үзебезгә алып карадык, урыннары оҗмахта булсын барысының да”, – дип сөйләде Зөһрә апа.
Ул Семочки мәктәбендә сигез классны тәмамлый, урта белемне Уразавылга йөреп ала, аннары берничә дус кызы белән өлкә үзәгеннән бераз яктарак булган уку йортында ике ел сатучы һөнәрен үзләштерәләр. Дипломлы кыз юллама белән Кочко-Пожарга эшкә килә һәм берничә ел авылның төрле сату нокталарында хезмәт итә, язмышын да биредә таба. Аны Фатеха апаларга фатирга билгелиләр, ә аның Рәшит исемле егет улы була. Әлбәттә, зифа буйлы, матур, мөлаем, тыйнак кызга күзе төшә аның һәм бер елдан яшьләр өйләнешеп, бер гаилә булып яши башлый. “Бүтәннәр кебек свиданиегә йөрергә дә туры килмәде, өйдә генә очраша идек. Яңа йортка, гаиләгә яраклашу да читләп үтте мине, бер ел эчендә бер-беребезгә күнегешеп беткән идек инде”, – дип искә алды ул елларны әңгәмәдәшем.
Менә шулай төпләнеп кала ул Кочко-Пожарда, 1966 елда беренче мәхәббәт җимешләре Ринат туа, бер елдан кызлары Румияне алып кайталар. Ике бала әти-әниләре, әбекәйләре тәрбиясендә тәгәрәшеп үсә, әмма иртәдән кичкә хәтле кибеттә эшләү кыенрак була яшь әнигә. Гаилә башлыгы ул чакта җирле хастаханәдә йөртүче булып эшли һәм хатынын эшкә алуны үтенеп, баш табиб Кәримә апа Шакировага мөрәҗәгать итә. Ул яшь гаиләнең хәленә керешә һәм махсус белеме булмаса да, Зөһрәне дезинфектор итеп эшкә ала.
“Ул чакта Роза апа Аминова регистратурада эшли иде һәм мин эшемне аның белән төрле документация язудан башладым, ул мине күпкә өйрәтте, рәхмәт үзенә. Аннары ике авылның мәктәп укучыларын, халыкны тикшерергә йөрдем, ул елларда бит корчаңгы кебек йогышлы авырулар да күп иде, бүтәннәре дә булды”, – ди Зөһрә апа.
Ә 1968 елда Сергачта шәфкать туташларын әзерләү курслары ачылгач, Кәримә апа аны һәм тагы бер хезмәткәр Афия Яхинаны шул курсларга укырга җибәрә. “Сәгать дүрткә кадәр хастаханәдә эшләп, аннары укырга китә идек. Ике ел шулай йөрдек, җиңел булмады, кайчак укуны ташлыйсы да килде, Рәшитемә рәхмәт, ул ярдәм итте, бераз укы, ошамаса ташларсың, диде. Әлбәттә, каенанама да рәхмәт, ул да каршы килмәде. Минем дә күңелем тыныч иде, чөнки балаларым караган, ашаткан. Ә аннары инде үземә дә ошый башлады, шулай итеп Афушка белән дипломлы шәфкать туташлары булдык һәм 1972 елда стационарда икәү бер сменада эшли башладык. Авырулар күп, 50 кешелек палаталар гел тулы була иде. Укол кадыйсы, анализлар аласы, банкалар куясы – барысын да эшләдек, әле күпме кәгазьләр тутырасы да бар иде.
Ул заманда бит шприцларны, бүтән инструментларны да кайната, стерилизацияли идек. Кәримә апа, өлкән шәфкать туташы Разия апа Казакова бик таләпчән иделәр, шуңа да хастаханәдә тәртип зур, дәвалау сыйфатлы булды. Кәримә апага мин аерым рәхмәтле, күп нәрсәне сабыр гына аңлата, өйрәтә иде. Коллектив та дус, бердәм иде. Хәзер ул вакытларны нык сагынам”, – дип хатирәләре белән уртаклашты Зөһрә апа.
Тормыш акрын гына ага, тырыш гаилә мал-туарын да асрый, бакчасын да үстерә, балалар да үсә, аларны карашырга Фатеха әбиләре бар һәм яшьләр тагы бер бала алып кайтырга карар кыла, ә Ходай Тәгалә аларны икеләтә бүләкли – 1973 елда игезәкләр Равил белән Рамил туа һәм Жиһаншиннар күп балалы гаилә булып куя. Игезәкләр буласын белмәгәннәр, ул чакта бит узилар юк иде әле, шуңа да кирәк-ярагын да бер балага гына әзерләгәннәр. “Рәшитнең Мәскәүдә яшәүче апасы тиз арада барысын да алып, кайтып җитте һәм бала табу йортыннан чыгуга өлгертте, рәхмәт үзенә. Игезәкләр үстерү авыр, әмма кызыклы, күңелле. Каенанама рәхмәт, ул карашты, Румия дә кул арасына керә башлады”, – дип искә алды бәхетле елларын Зөһрә апа.
Әмма Ходай Тәгалә аңа бәхетле, парлы тормыш насыйп итмәгән, Рәшите белән нибары 25 ел яшиләр, кайгыртучан, яратучан гаилә башлыгы абзарга чыккан җирдән кинәттән үлеп китә. Олы балалары ул чакта гаиләле, ә игезәкләр әле яңа гына армиядән кайткан була.
Әлбәттә, авыр кичерә ул бу югалтуны, сыңар канат булып яшәүләре дә авыр, әмма тешен кысып булса да түзә, дүрт баласы олы терәге булып, әниләрен җил-давылдан саклый.
Тик тормыш сынаулары моның белән генә бетми һәм бала хәсрәте дә бирә аңа – 32 яшендә Рамилы вафат була, бу кайгыны ничек кичергәнен үзе генә белә. “Әлдә ярый эшли идем ул чакта. 2002 елда хастаханәдә зур кыскартылулар булды һәм постта берәр генә шәфкать туташы калдырылгач, мин теш табибы янына күчерелдем. Кеше арасында, эш белән бераз онытылып тора идем, ул урында алты ел эшләдем. Ә инде 2008 елда кабат кыскартылуга эләктем, вакыты да җиткән иде инде һәм менә 16 ел лаеклы ялда. Барлык хезмәт стажым 45 ел тәшкил итә, шуның 40 елы медицина өлкәсендә”, – дип сөйләде Зөһрә апа.
Эштән калгач та ул кемнең дә үтенечен кире какмый – укол кадаргамы, киңәш бирергәме – мөрәҗәгать итүчеләргә гел ярдәм итә.
Уллары Ринат якында гына, Сергачта яши, Румия башкалада төпләнә, ә Равил әнисе янында, төп нигездә гомер итә. Зөһрә апаның иң зур юанычы – дүрт оныгы һәм ике оныкчыгы. “Аллаһыга шөкер, балаларым акыллы, эшчән. Равил инде янымда булганлыктан, минем күзем дә, колагым да – мин күрмәгәнне күрә, ишетмәгәнне ишетә, үзенә дә шулай әйтәм. Киленем Дина белән дә дус-тату яшибез. Иртән эшкә киткәндә бүлмәмә кереп, хәлемне белеп, әни, без киттек, диләр. Мин аларга бик рәхмәтлемен, Ходай бу көнемнән аермасын”, – дип күз яшен сөртеп алды юбиляр ханым.
Ул уразасын бер калдырмый тота, юбилеен да күркәм генә үзара ифтар белән уздырганнар, балалары, оныклары котлаган.
Гомер бит ул атлап чыгарга түгел күпер, төрлесе булган, әмма Зөһрә апа сабырлыгы, түземлеге белән бар авырлыкны җиңгән һәм хәзер балаларының кадер-хөрмәтендә бәхетле картлык кичерә.
Аның кебек хезмәткәрләр, кайсы гына өлкәдә эшләсәләр дә, авылның тотрыгы иде, яллары белән санашмыйча колхоз эшендә дә актив катнаштылар – келәтләрдә эшләү, чөгендер утау, көзен аны чистарту, бәрәңге алу – берни калмады үзләреннән. Әмма беркайчан зарланмады-лар, тырышып эшләделәр, гөр-ләп яшәделәр.
Кочко-Пожарның абруйлы шәфкать туташы Зөһрә Абдулвәлиевнага шул саулыгында, якыннарының яратуын, кайгыртуын тоеп, тагы да күп кенә туган көннәрен каршы алырга язсын дигән теләктә калабыз.
Наилә ЖИҺАНШИНА.
“Туган як” газетасы