tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сергач татарлары Сочида
Сергач татарлары Сочида

Сергач татарлары Сочида

28 апрельдә Сочида булып үткән V Көньяк сабан туенда Россиянең 21 төбәгеннән ку­наклар катнашты. Безнең Нижгар өлкәсен Бөтендөнья татар конгрессы деле­гациясе составында бу бәйрәмгә барган Сергач округы татарлары лидеры Ирфан Шаипов һәм төбәгебезнең уңышлы фер­меры Фаил Арифуллин күрсәтте.

“БТКның Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров Татарстан Республикасы Рәисенең котлау юлламасын укыганнан соң, быел 62 регионда һәм кайбер чит илләрдә барлыгы 399 сабантуй оештыры­лачагы планлаштырылган, диде. Аннары БТК рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән андагы милли-иҗтимагый тормышта актив катнашучыларны медальләр һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләде”, – дип уртаклаш­ты безнең белән билбаулы көрәш буенча өлкә федерациясе президенты Ирфан Шаипов.

“Сабантуй кысаларында традицион уеннар, музей экспозициясе, дегустация, халык оста­лары ярминкәсе, кулинария, чигү, татар ха­лык биюе, җыр буенча мастер-класслар оеш­тырылган иде. Әлбәттә, бик матур көрәш тә булды.

Милли бәйрәмнең мәдәни программасын Татарстанның халык артистлары Зәйнәб Фәрхетдинова белән Зөфәр Билалов, ат­казанган артистлары Дилә һәм Булат Нигъмәтуллиннар, “Зәкәрия” фолк-төркеме, “Бәрмәнчек” керәшен дәүләт фольклор ансамбле, Көньяк федераль округының һәм дә биредәге сабантуйны оештырган Татарстанның Яшел Үзән районы иҗади төркемнәре нык бизәде, бай итте”, – дип хәбәрләште Шөбиле фермеры Фаил Ари­фуллин.

Олег ХӨСӘИНОВ.

“Туган як” газетасы

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*