tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда Татарстанның халык язучысы Әмирхан Еникинең тууына 115 ел тулуга багышланган искә алу кичәсе узачак
Казанда Татарстанның халык язучысы Әмирхан Еникинең тууына 115 ел тулуга багышланган искә алу кичәсе узачак

Казанда Татарстанның халык язучысы Әмирхан Еникинең тууына 115 ел тулуга багышланган искә алу кичәсе узачак

Быел татар язучы, ТАССРның халык язучысы Еникиев Әмирхан Нигъмәтҗан улының (Әмирхан Еники) тууына 115 ел тулу билгеләп үтелә.

Татарстан Республикасы Язучылар берлеге 21 майда 19:00 сәг. Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры бинасына Татарстанның халык язучысы Әмирхан Еникинең тууына 115 ел тулуга багышланган искә алу кичәсенә чакыра.

Кичәдә Г.Камал исемендәге академия театры, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры, Г.Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры, Г.Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театры артистлары һәм күренекле җырчылар: Зәйнәп Фәрхетдинова, Алинә Шәрипҗанова, Илгиз Мөхетдинов, Рөстәм Насыйбуллин, Алмас Хөсәенов, Айгөл Гардисламова катнаша.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*