tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сабантуй – ярышлар мәйданы: Гаилә елында гаилә белән
Сабантуй – ярышлар мәйданы: Гаилә елында гаилә белән

Сабантуй – ярышлар мәйданы: Гаилә елында гаилә белән

Татарча көрәш, атлар чабышы, кул көрәше, чүлмәк вату, капчык киеп йөгерүдә балалар да, өлкәннәр дә актив катнаштылар. Уеннарның иң кызыклы мизгелләрен Айнур Гыймадиев та фото-видеога эләктереп алды

Сабантуебызны оештыручылар 2024 ел – Гаилә елы уңаеннан әти-әни һәм балалар да катнашырлык уеннарга да мөрәҗәгать иткәннәр. Гаилә белән ярышу- икеләтә җаваплылык. Шуңа күрә мондый бәйгеләр катнашучыларны да, тамашачыларны да үзенә күпләп җәлеп итте.

Зур ваннадан балык тоту,  калын резинаны тартып көчле кешене билгеләү һәм башка бик күп уеннар оештырылды.

Чыганак: aktanysh-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*