tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Рөстәм Маликов: “Иң зур югалту -ул бала чакта “трай тибеп” заяга узган гомер”

ВИДЕО: Рөстәм Маликов: “Иң зур югалту -ул бала чакта “трай тибеп” заяга узган гомер”

“Дөнья” студиясендә кунакта – Башкортстанның атказанган, Татарстанның халык артисты, танылган җырчы, тенор тавышлы Рөстәм Маликов. Быел күренекле шәхеснең юбилее – 75 яшь тулачак.

1949 елның 20 июлендә Минзәлә районы Бикбау авылында туган.

1980 елда Казан консерваториясен (З.Хисмәтуллина классы) тәмамлый. 1980–1988 елларда Башкорт, 1988–2010 елларда Татар филармонияләре солисты.

Җырчының репертуары киң һәм күптөрле булуы белән аерылып тора, камера вокаль музыкасын, Көнбатыш Европа һәм рус классик операларыннан арияләрне, хәзерге Россия һәм чит ил композиторларының вокаль әсәрләрен колачлый. Алар арасында: Альфред («Травиата», Дж.Верди), Рудольф («Богема», Дж.Пуччини), Ленский, Германн («Евгений Онегин», «Пиковая дама», П.Чайковский), Левко («Майская ночь», Н.Римский-Корсаков), Җәлил («Җәлил», Н.Җиһанов), Салават («Салават Юлаев», З.Исмәгыйлев) арияләре; М.Глинка, П.Чайковский, С.Рахманинов романслары; рус, украин, итальян халык җырлары; рус һәм татар композиторлары җырлары һ.б.

Репертуарының үзәген татар («Туган тел», «Рәйхан», «Кара урман») һәм башкорт («Азамат», «Кара юрга», «Урал» һ.б.) халык җырлары тәшкил итә.

Җырчы татар композиторлары С.Сәйдәшев, Җ.Фәйзи, М.Мозаффаров, Р.Яхин, Ә.Бакиров, С.Садыйкова, Р.Еникиев, Р.Ахиярова, М.Маликов һ.б.ның вокаль музыкасын актив пропагандалый.

Табигый вокаль мөмкинлекләргә (сирәк очрый торган көчле, матур тембрлы моңлы тавыш) ия җырчы югары профессор башкару осталыгы белән аерылып тора.

Р.Г.Маликов актив концерт эшчәнлеге алып бара, Россиядә һәм чит илләрдә (Монголия, Дания, Германия, Перу, Финляндия, Франция, Кытай һ.б.) чыгышлар ясый.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*