tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Корбан ашын чишмә буенда
Корбан ашын чишмә буенда

Корбан ашын чишмә буенда

Тимершык авылының  “Хаҗи”  чишмәсе янында  Фәрит  Мөбарәкшин балалар өчен корбан ашы үткәрде. Бала җанлы, кече күңелле, җәмәгать эшендә актив катнашучы Фәрит Миннехаҗи улын авылда һәркем хөрмәт итә.

Кыш көне балаларны Кыш бабай булып котлый, быел  Корбан бәйрәмендә  күңелен менә  шундый изге эшкә ниятләгән. Бу хыялын тормышка ашырырга туганнары да ярдәм иткән. Айдар Ибраһимов корбан итеннән казанда пылау пешергән. Сабадан махсус чакырылган кунак Алмаз хәзрәт Галимҗановның үтемле вәгазе бәйрәмгә тагын да ямь өстәгән.

Аллаһ кабул итсен! Изге нияттә булган кешегә Аллаһы Тәгалә һәрвакыт туры юлны күрсәтә, саваплы эшләр башкарырга мөмкинлек ача, шушы сабыйларны сөендергән өчен үзен дә бәхетле итә.

Чыганак: saby-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*