tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар мәдәниятен лаеклы танытты
Татар мәдәниятен лаеклы танытты

Татар мәдәниятен лаеклы танытты

Нократ Аланы Усть- Люга авылы мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Лилия Михаил кызы Фазлыева тагын бер җиңү яулады. 14 июнь көнне Түбән Кама шәһәренең Халыклар иҗат йортында «Алтын Мирас» II Халыкара фестиваль – төрек телле халыкларның бәйгесе узды.

Әлеге проект максаты – илебездә яшәгән төрек телле халыкларның мәдәниятын саклап үстерү. Киләчәктә дә бу бәйге ике елга бер тапкыр уздырылачак диләр.  Конкурста Татарстан, Коми республикаларыннан, Киров, Оренбург өлкәләреннән талантлы артистлар катнаша.

Бәйге төрле төрек ха- лыклары берләшкән бәйрәмгә әйләнә. Лилия ханым Киров өлкәсен икенче көнне узган Түбән Кама шәһәре Сабан туенда да лаеклы танытты.

– Фестиваль бик югары дәрәҗәдә оештырылган иде. Без, мәдәният белгечләре бу бәйгедә тәҗрибә уртаклашып, баеп кайттык. Оештыручыларга зур рәхмәт, – дип сөйли Лилия ханым.

Әлеге бәйгедә Лилия Михайловна җыр башкарып “Халык һәм эстрада жыры” номинациясендә Лауреат исеменә лаек булды. Лилия ханым үз төбәгендә татар милләтен саклап үстерүгә зур өлеш кертә. Ул Киров өлкәсе татарларының мәдәният, мәгърифәт иҗтимагый оешмасы әгъзасы. Шушы оешма канаты астында эшләгән яшьләр оешмасын җитәкли. Яшьләр белән төрле чаралар оештыруда актив эшчәнлек алып бара.

Афәрин, Лилия ханым! Сезне уңышлы чыгыш ясавыгыз белән котлыйбыз, киләчәктә иҗади уңышлар телибез.

Рәмзия ХӘКИМОВА

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*