tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Данис Шакиров Йолдыз авылы мәчетендә булды
Данис Шакиров Йолдыз авылы мәчетендә булды

Данис Шакиров Йолдыз авылы мәчетендә булды

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров эш сәфәре белән Курган өлкәсендә. Биредә ул Йолдыз авылы мәчетендә дога кылды.

Йолдыз авылының төзекләндерелгән мәчетенә шәмаил һәм Коръән бүләк ителде.

Әхмәдулла хәзрәт Хәбибуллин мәчетне шәхси акчага төзеткән. Төзелмә эчкен татарларының Җәмигъ мәчете исемен йөртә. Аны төзү өчен ул Урта Азиядән осталарны чакыра. Мәчет иң биек урында урнашкан һәм ерактан ук күренеп тора.

Шулай ук бүген Данис Шакиров авыл халкы белән очрашты.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*