tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Самарада Сабантуй бәйрәмен үткәрү мәйданы белән танышты
Васил Шәйхразыев Самарада Сабантуй бәйрәмен үткәрү мәйданы белән танышты

Васил Шәйхразыев Самарада Сабантуй бәйрәмен үткәрү мәйданы белән танышты

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Самара өлкәсенә килде. Биредә ул милли Сабантуй бәйрәмен үткәрү мәйданы белән танышты.

Бәйрәм территориясендә уен һәм спорт мәйданчыклары булачак. Шулай ук Чирмешән районы ишегалды оештырылачак. Моннан тыш, мәйданчыкта күргәзмә-ярминкә эшләячәк, анда Сабантуй кунаклары дини һәм татар милли атрибутикасы, халык кәсепләре әйберләрен сатып ала, татар ашларын татып карый алачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*