tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев: “20 елдан соң без кабат Марий Эл җирендә Федераль Сабантуй уздырабыз”
Васил Шәйхразыев: “20 елдан соң без кабат Марий Эл җирендә Федераль Сабантуй уздырабыз”

Васил Шәйхразыев: “20 елдан соң без кабат Марий Эл җирендә Федераль Сабантуй уздырабыз”

Бүген XXIV Федераль Сабантуй кысаларында Йошкар-Ола шәһәренең Эрик Сапаев исемендәге Мари опера һәм балет театрында Татарстан Республикасының Сәнгать осталары концерты узды. Җырлы-биюле тамаша Мари Эл Республикасы Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Михаил Васютин сәламләвеннән башланып китте. Үз чыгышында ул Татарстан Республикасына, Бөтендөнья татар конгрессына һәм Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыевка XXIV Федераль Сабантуйны тарихи Марий Эл җирендә уздыру ниятен куәтләп башлап җибәргәннәре өчен рәхмәтен җиткерде.

Алга таба сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев чыгыш ясады. Үз чыгышында ул 20 елдан соң кабат Марий Эл җиренә килеп Федераль Сабантуй оештыру зур бәхет булуын ассызыклады. “Узган ел Рәисебез Рөстәм Миңнеханов белән Марий Эл Республикасы башлыгы Юрий Зайцев бергәләшеп мари халкының милли бәйрәме “Семык-2023″ны тантаналы рәвештә ачтылар. Иртәгә Рәисебез белән Марий Эл башлыгы катнашында милли бәйрәмебез – XXIV Федераль Сабантуй ачылышы булачак.
Безнең бәйрәмнәребез, ниятләребез мәңгелек”, – дип сөйләде Васил Шәйхразыев.

Алга таба Милли Шура рәисе Бөтендөнья татар конгрессының «Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләре өчен» медале белән Марий Эл Республикасы Волжск шәһәре мэры Рафис Шаһвәлиевне, Марий Эл Республикасы “Якташлар” һәм “Безнең тормыш” газетасы мөхәррире Фәнил Мусинны, «Хлебснаб» ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры Хатыйф Вафинны, эшмәкәр, Марий Эл Республикасындагы татар милли-мәдәни чараларының иганәчесе Расыйх Сәгыйтдиновны, Марий Эл Республикасының «Төзелеш-сәнәгать көллияте» дәүләт бюджет һөнәри белем бирү учреждениесе директоры Рөстәм Гарифуллинны, «Медведовоагродорстрой» ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры Альберт Вафинны, Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хатлары белән шәхси эшмәкәр, татар милли-мәдәни чараларының иганәчесе Расих Минһаҗевны, Марий Эл Республикасы Медведево муниципаль районы хакимиятенең финанс идарәсе җитәкчесе Илгиз Мөхәммәтовны, «Азимут» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте директоры Фәрит Галәветдиновны бүләкләде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*