tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рөстәм Миңнеханов Федераль Сабантуйда Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды
Рөстәм Миңнеханов Федераль Сабантуйда Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды

Рөстәм Миңнеханов Федераль Сабантуйда Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды

Бүген Йошкар-Ола шәһәрендә узган XXIV Федераль Сабантуйның рәсми ачылышы вакытында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены медале белән Марий Эл Республикасы татар мәдәнияте үзәге директоры Илгис Гайсинны, «Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 100 ел» медале белән Марий Эл Республикасы татарларының Төбәк милли-мәдәни мохтарияте әгъзасы, «Казанский посад» җаваплылыгы чикләнгән акционерлык җәмгыяте директоры Руслан Моталиевны, Марий Эл Республикасы татарларының Төбәк милли-мәдәни мохтарияте рәисе Әмир Шакировны, Марий Эл Республикасы татарларының Төбәк милли-мәдәни мохтарияте әгъзасы, «Медведовоагродорстрой» ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры Альберт Вафинны, “Татарстан Республикасы Рәисенең Рәхмәте” белән Марий Эл Республикасы татарларының Төбәк милли-мәдәни мохтарияте әгъзасы, Марий Эл Республикасының “Билбау көрәше һәм көрәш федерациясе” региональ иҗтимагый оешмасы Рөстәм Дәминовны, Марий Эл Республикасы татарларының Төбәк милли-мәдәни мохтарияте әгъзасы, «Таволга» урман хуҗалыгы предприятиесе директоры Азат Минһаҗевны, Марий Эл Республикасы татарларының Төбәк милли-мәдәни мохтарияте әгъзасы, «Медведевский водоканал» ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры Марат Әхмәдуллинны бүләкләде.

Исегезгә төшерәбез, бүген Йошкар-Олада XXIV Федераль Сабантуй үтә. Биредә милли традицияләрне күрсәтүче стильләштерелгән авыл мәйданчыгы да бар. Шулай ук Татарстан осталарының халык сәнгать эшләнмәләре һәм халык уеннары ярминкәсе оештырылды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*