XXIV Федераль Сабан туеның көрәш батыры билгеле. Абсолют батыр исеменә тумышы белән Марий Эл Республикасының Бәрәңге районыннан булган Татарстан көрәшчесе Муса Галләмов лаек булды. Батырга Татарстан Республикасы Рәисе бүләген – Лада гранта машинасы ачкычларын Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров тапшырды.