tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Байтирәк»: Казанда милли туй йолаларын барладылар
«Байтирәк»: Казанда милли туй йолаларын барладылар

«Байтирәк»: Казанда милли туй йолаларын барладылар

3 июльдә Горький исемендәге ял паркында Казан мэриясенең «Байтирәк» проекты чаралары башланды. Аларның беренчесе төрле милләт халыкларының туй йолаларына багышланды. Россиядә игълан ителгән Гаилә елы кысасында узды ул. Казан халкы һәм килгән кунаклар татар, рус, чуаш, удмурт, мари, мордва һәм башкортларның туй йолалары фрагментлары белән таныша, аларның җыр-бию сәнгате белән якыннан таныша алды. «Байтирәк» проекты 2022 елдан Казан мэриясе һәм Татарстан халыклары ассамблеясы тарафыннан Татарстан Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән гамәлгә ашырыла. Аның исеме өч дөньяны – илаһи, кешелек һәм үлгәннәр дөньясын берләштергән мифик символга – тормыш агачына бәйле. Бу агач төрле мәдәниятләрдә очрый, аларның дини ышануларының һәм менталитетының аерылгысыз өлеше булып тора.

Кич дәвамында «ХХ һәм ХXI гасыр фотографлары күзлегеннән Идел буе халыкларының туй йолалары» фотокүргәзмәсе эшләде. Аны оештыручы Зәлия Бруско әйтүенчә, биредә тәкъдим ителгән һәрбер фотосурәттә билгеле бер үзенчәлек, милли деталь бар. «Бирегә килүчеләр шуларга игътибар бирсеннәр иде. Элек нинди киемнән булганнар, ничек фотога төшкәннәр – барысы да кызыклы». Шулай ук Зәлия Бруско «Байтирәк» проекты кысасында киләсе зур чараның 7 августта булачагын да искәртте. Анысы исә балалар фольклоры һәм иҗатына багышланачак. Бәйрәмдә төрледән-төрле остаханәләр эшләде. Алар арасында татарларның туй яулыкларын чигү, балчыктан күгәрчен формасында парлы фигуралар эшләү, керәшеннәрнең «тамакса» (түшлек), чуаш орнаменты белән савыт-саба, удмурт һәм мордва күкрәк бизәге, мари саклагычлары, ширкама ясау, агачка уеп бизәк төшерү, ир-ат билбавын үрү, башкорт яулыгы чигү һәм янчык ясау буенча остаханәләр бар иде. Иң яшь катнашучылар өчен махсус остаханәләр эшләде.

Концерт мәйданчыгында «Риваять» этно-төркеме, «Красная горка» ансамбле, Чебоксар шәһәренең «Уяв» халык фольклор ансамбле, Мари Эл Республикасы Куженер районының «Мурсескем» халык фольклор ансамбле, Ижау шәһәренең «Азвесям» эксперименталь триосы, халыкара һәм бөтенроссия фестивальләре һәм конкурслары лауреаты Мария Стуклова, Казан шәһәренең «Пизёлне» мордва халык фольклор ансамбле, «Бәрмәнчек» дәүләт керәшен халык фольклор ансамбле, «Залесный» мәдәният үзәгенең «Ак тирәк» җыр театры һәм Түбән Кама шәһәреннән килгән курайчы Гали Хәсәнов чыгыш ясады. Туй йолаларына багышланган чара кияүләр һәм кәләшләр парады белән тәмамланды.

Чыганак: vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*