tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Данис Шакиров Латин Америкасы татарларының “Татлам” оешмасы рәисе Алисә Гыйләҗева белән очрашты
Данис Шакиров Латин Америкасы татарларының “Татлам” оешмасы рәисе Алисә Гыйләҗева белән очрашты

Данис Шакиров Латин Америкасы татарларының “Татлам” оешмасы рәисе Алисә Гыйләҗева белән очрашты

Бүген Бөтендөнья татар конгрессында кунакта Перуда яшәүче милләттәшебез, Латин Америкасы татарларының “Татлам” оешмасы җитәкчесе, Перуда яшәүче Россия ватандашларының координацион советы рәисе, Россия ватандашлары Координация советы әгъзасы Алисә Гыйләҗева булды. Биредә ул Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров белән очрашты.

Очрашу барышында җитәкчеләр Латин Америкасында татар оешмасы эшчәнлеген үстерү буенча сүз алып бардылар. Узган ел Перу башкаласы Лима шәһәрендә узган Америка, Австралия, Яңа Зеландиядә яшәүче ватандашларның XV конференциясе, быел, июнь аенда, Перуда узган мили бәйрәмебез Сабантуй нәтиҗәләре буенча фикер алыштылар.

Очрашуда шулай ук Бөтендөнья татар конгрессының Республика иҗтимагый Фонды директоры Артур Сабиров һәм Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының якын һәм ерак чит илләрдәге татар иҗтимагый оешмалары белән эшләү бүлеге җитәкчесе Ленара Кутеева катнаштылар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*