tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Буа мөхтәсибәтендә “Мосафир” мәчетен төзекләндерү эшләре башланды
Буа мөхтәсибәтендә “Мосафир” мәчетен төзекләндерү эшләре башланды

Буа мөхтәсибәтендә “Мосафир” мәчетен төзекләндерү эшләре башланды

Бу көннәрдә Буа районы Татар Биморзасы (русча атамасы Татарское Пимурзино) авылында урнашкан “Мосафир” мәчетен төзекләндерү эшләре башланып китте. Әлеге гыйбадәт йорты Казан – Ульян федераль трассасында урнашкан.

Төзекләндерү эшләре Зариповлар гаиләсе тырышлыгы белән алып барыла. Бу изге эштә авыл халкы һәм Буа районы мөселманнары да катнаша.

1997нче елда ачылган мәчеттә тәһарәт алу бүлмәсен яңарту күздә тотыла. Хәзерге вакытта идән җәелә, канализация ясау һәм су җылыткыч урнаштыру буенча эшләр алып барыла. Болар барысы да юлчыларга тәүлекнең теләсә кайсы вакытында мәчеткә кереп, тәһарәт алып, уңайлы урында намаз уку мөмкинлеген тудыру өчен эшләнә. Мәчет агачтан төзелгән, бер катлы.

Буа районы “Мосафир” мәчетен төзекләндерү эшләренә һәркем үзеннән өлеш кертә ала. Бу сәдакаи җария булып язылыр. Моның өчен ремонт эшләрен үз җилкәсенә алган Зариповлар гаиләсе белән 8 939 393 63 62 номеры буенча элемтәгә керергә яки 4276 6200 3689 3307 (Лейсан Фанисовна З.) номерлы Саклык банкы картасына акча күчерергә мөмкин.

Чыганак: dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*