tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Омск өлкәсе губернаторы белән очрашты
Васил Шәйхразыев Омск өлкәсе губернаторы белән очрашты

Васил Шәйхразыев Омск өлкәсе губернаторы белән очрашты

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Омск өлкәсендә.  Биредә ул Омск өлкәсе губернаторы Виталий Хоценко белән очрашты. Очрашу барышында Омск өлкәсенең Усть-Ишим муниципаль районында су басудан зыян күргән авылларга ярдәм күрсәтү мәсьәләләре каралды.

Васил Шәйхразыев губернаторга Әбәркүл, Әшевән, Олы Бүрән авылларына баруы турында хәбәр итте. Авыл халкы Омск өлкәсе җитәкчелегенең эшен югары бәяли һәм губернаторга зур рәхмәт сүзләрен җиткерә.

Алга таба җитәкчеләр II Халыкара Иртыш Сабан туе буенча фикер алыштылар. Хәзерге вакытта барлык оештыру мәсьәләләре хәл ителгән һәм иртәгә, 27 июльдә, II Халыкара Иртыш Сабантуе Омск өлкәсендә яшәүчеләр һәм кунаклар өчен үз ишекләрен ачачак.

Фото Омск өлкәсе губернаторы матбугат хезмәтеннән алынды

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*