tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Җиңүгә таба бердәм адым
Җиңүгә таба бердәм адым

Җиңүгә таба бердәм адым

Төмән өлкәсендә маскировка челтәрләре үрү буенча эш дәвам итә. Маскировка челтәрен үрү катлаулы, авыр эш. Аны үрүчеләр йөрәк җылысын, белгән догаларын, изге теләкләрен кушып ясыйлар.

Бумаер авылында

Галия Калиева тәкъдим иткән остаханәдә патриотик карашлы бумаерлылар «Дошман күзеннән сугышчыларны бергә яшерәбез» девизы астында өй һәм бакчадагы эш, җиләк-җимеш җыю вакыты булуга карамастан, бар күңелләрен биреп челтәр үрделәр. Алар командасының яңа кешеләр белән тулыланып торуы, үзләрен тагын да тырышып эшләргә стимул бирә. Бигрәк тә өлкән буын вәкилләре кушылса. Аларны рәхмәт сүзләре белән искә алып үтмәсәк, дөрес булмас иде. Сәгъдия Әбделхәева, Тимербикә Таштимирова, Миңсылу Йосыпова. «Махсус хәрби операциядәге каһарманнарыбыз безне саклыйлар, ә без аларны хәлебездән килгән кадәр якларга тырышачакбыз», – дип әйтәләр. Роза Зәйнуллина, Роза Шәрәфетдинова, Зөлфирә Галиева, Гөлфинә Юртлыбаева, Динар Тимербаев, Зәйнәп Хәлилованың җиңүгә керткән өлешләре турында да әйтмичә ярамас.

10 кешедән торган бу команда 8 июль көнне дә җиң сызганып эшләде. «Мондый авыр вакытта без берләшергә һәм солдатларыбызга ярдәм итәргә тиешбез», – дип саный көмеш волонтер, авыл активисты Зөлфирә Галиева. Ул: «Бүген Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә битараф булмаган якташларым белән искиткеч эш башкардык, уртак тырышлык белән 2×3 күләмендәге бер маскировка челтәре үреп әзерләдек», – дип сөйләде. Бу игелекле һәм кирәкле эшне оештыручы Зәйнәп Хәлилова: «Без, нигездә, спанбонд белән эшлибез, ике төсле полотнолар чыгарабыз, аларны камуфляж стилендә уңышлы ябыштырырга, үрергә мөмкин. Егетләребез тылда нык һәм ышанычлы ярдәмчеләре барлыгын белергә тиешләр. Аларга көч-куәт, түземлек һәм җиңү яулап, исән-сау гаиләләренә кайтуларын телибез», – диде.

Асланада

Аслана авылында да егетләребезгә ярдәм итү эшләре тукталып тормый. Бу турыда без Аслана күчмә мәдәният комплексы рәисе Ильяс Бакиевтан белештек.

-Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне алдыннан, кичке савымнан соң, Аслана урта мәктәбенең 1978 елгы чыгарылыш укучылары маскировка челтәрләре үрү буенча мастер-класс үткәрделәр. Минем сыйныфташым Миләүшә Яценович камуфляж челтәрләренең нинди булуын, тукыманың кирәкле төсен һәм текстурасын ничек сайларга, аны ничек кисәргә һәм үрергә кирәклеген сөйләп, күрсәтеп тә барды. Ялда булган Суфия Ибраһимова авыл мәдәният йортына челтәрләр бәйләргә бик теләп йөриячәген белдерде. Минем яшьтәшләрем Зәйнәп Хәлилова, Сәрия Аликашева, Дания Ибраһимова, Миләүшә Яценович саф йөрәктән безнең сугышчыларга һәрьяклап ярдәм күрсәтәләр, алар беренче булып теләсә нинди патриотик чакыруга да әзер торалар. Укыган елларда да без һәрвакыт эшчән, актив булдык, артистлыгыбыз белән дә аерылып тордык. Хәзер дуслык, игелеклелегебез, актив тормыш позициябез белән аерылып торабыз. Мин үземнең сыйныфташларым белән горурланам. Башкалар да алардан үрнәк алсыннар иде дигән теләктә калам, – дип сөйләде ул.

Рәүфә КАНГАЗИНА

Чыганак: “Яңарыш” газетасы Төмән

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*