tatruen
Баш бит / Яңалыклар / II Халыкара Иртыш Сабан туеның тантаналы ачылышы узды
II Халыкара Иртыш Сабан туеның тантаналы ачылышы узды

II Халыкара Иртыш Сабан туеның тантаналы ачылышы узды

Буген, 27 июль, Омск шәһәрендә II Халыкара Иртыш Сабан туе уза.  Бәйрәм театральләштерелгән тамашадан башланды. Тамашадан соң кунакларны төп сәхнәдән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев сәламләде.

-Без беренче көннән үк Омск өлкәсе губернаторы Виталий Хоценко белән уртак тел таптык. Һәм бу бәйрәм – гомуми нәтиҗә. 2026 елда Омск өлкәсендә Федераль Сабантуйны уздыру безнең алда тагын да күбрәк бурычлар куя, – диде Васил Шәйхразыев. Милли Шура Рәисе шулай ук Усть-Ишем районы авылларында яшәүчеләрнең Омск өлкәсе җитәкчелегенең эшен югары бәяләвен һәм губернаторга ташу нәтиҗәләрен бетерүдә ярдәм итүләре өчен зур рәхмәт сүзләре җиткерүләрен билгеләп үтте. Алга таба Васил Шәйхразыев ТР Дәүләт бүләкләрен һәм Бөтендөнья татар конгрессы бүләкләрен тапшырды.

Шулай ук кунакларны Омск өлкәсе губернаторы Виталий Хоценко сәламләде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*