tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Татар кызы – 2024, Казахстан” IV Республика бәйгесенең финалы узды
“Татар кызы – 2024, Казахстан” IV Республика бәйгесенең финалы узды

“Татар кызы – 2024, Казахстан” IV Республика бәйгесенең финалы узды

31 июль көнне “Татар кызы – 2024, Казахстан” IV Республика бәйгесе финалы узды. Әлеге чара онлайн форматта оештырылды һәм Казахстанның төрле почмакларыннан татар яшьләрен җыйды.

Бәйгедә катнашучылар татар теле, мәдәнияте, традицияләре һәм гореф-гадәтләре буенча үз белемнәрен күрсәттеләр. Жюри аларның өй эшләренә оригиналь якын килүләрен, интеллектуаль сорауларга җавап бирү осталыкларын, шулай ук иҗади номерларын һәм кулинария осталыкларын бәяләде.

Жюри рәисе булып Казахстанда “Татар кызы” Республика конкурсын оештыручы Хәбибуллина Эльвира Гинаевна чыгыш ясады.Шулай ук жюри әгъзалары арасында Алмаз Фирдәвис улы Хәлиуллин – Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының татар яшьләре белән эшләү комитеты җитәкчесе (Казан, РТ), Аюпова Айзилә Илшат кызы – “Татар кызы” халыкара дирекциясенең программ директоры (Казан, РТ), Идрисова Кадрия Рәес кызы – Татар хатын-кызларының җәмәгать оешмасы “Ак калфак” җитәкчесе (Казан, РТ), Низамутдинова Җәннәт Әсгать кызы – Казахстан татарлары һәм башкортлары конгрессы каршындагы “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе (Астана, РК), Насыйбуллина Санья Әхмәтсафа кызы – татар теле укытучысы (Актүбә, РК), Әкинҗанова Аяна – РТ ның РКдагы Вәкаләтле вәкиле ярдәмчесе (Астана, РК) , Төхбәтова Әдилә – ТНВ телерадиокомпаниясе корпункты җитәкчесе һәм корреспонденты (Астана, РК) бар иде.

Бәйгенең җиңүчесе итеп Алматы шәһәреннән Насретдинова Василә Вячеслав кызы танылды. Ул Казахстанны “Татар кызы” Халыкара конкурсының Казан шәһәрендә узачак ярымфиналында тәкъдим итәчәк. Аңа уңышлар һәм җиңүләр телибез!

Икенче урынны Костанай шәһәреннән Маротова Сафия алды.

Җиңүчеләрне һәм барлык катнашучыларны котлыйбыз! Сезнең тырышлыгыгыз һәм талантыгыз хөрмәткә һәм танылуга лаек!

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*