tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Фәйзуллин йөзүләре»ндә катнашучылар Фатих Хөсни туып үскән Олы Мәтәскә авылына килде
«Фәйзуллин йөзүләре»ндә катнашучылар Фатих Хөсни туып үскән Олы Мәтәскә авылына килде

«Фәйзуллин йөзүләре»ндә катнашучылар Фатих Хөсни туып үскән Олы Мәтәскә авылына килде

«Фәйзуллин йөзүләре» әдәбият һәм спорт бәйрәмен быел Теләче районы кабул итте – язучылар, журналистлар һәм җәмәгать эшлеклеләре Олы Мәтәскә авылы янындагы буада йөзделәр.

«Фәйзуллин йөзүләре» проекты быел күренекле халык язучысы Фатих Хөснине искә алуга багышланган иде – катнашучылар аның туган авылына – Олы Мәтәскәгә җыелды.

Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллин һәм аның дусларын Теләче үзешчәннәре район чигендә чәкчәк белән каршы алды, бәйрәм Олы Мәтәскә авылы клубында авыл халкы белән очрашу кичәсе буларак дәвам итте.

«Көндәлек мәшәкатьләр белән утырганда Ркаил Зәйдулла шалтыратып: «Равил Фәйзуллин йөзүләрен уздырыйк әле», ди. Мин моны бик кирәк дип саныйм. Без үзгәрәк булсын, халыкчан булсын дип программа төзергә тырыштык», диде район башлыгы Нәҗип Хаҗипов сәхнәдән кунакларны сәламләп.

«Әлеге чара өчен шушы авылны сайлап алу юкка түгел. Фатих Хөсни – районыбыздан чыккан күренекле кешеләрнең иң зурларыннан берсе. Ул татар дөньясының зур шәхесе. Әле кичә генә аның «Чыбыркы» хикәясен яңадан укып чыктым», диде ул.

«Фәйзуллин йөзүләре» Равил абыйның үзе әйтүе буенча 49нчы ел уза. Без сиксәненче елларда Равил абыйга ияреп йөзә идек. Соңгы елларда Арчаның Гариф Ахунов авылында, Мамадыш районында, Лаеш районында, Биектау районында үткәрдек», дип сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаган бәйрәм тарихы белән таныштырып узды Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла.

Кичәдә халык шагыйрьләре Зиннур Мансуров, Марсель Галиев, Газинур Морат, күренекле язучы Зиннур Хөснияр, язучы-артист Алмаз Хәмзин чыгыш ясады.

Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллин Теләче районы һәм Фатих Хөснигә бәйле истәлекләр белән уртаклашты. «Без дусларыбызга, туганнарыбызга килдек. Бу минем Фатих Хөсни авылында беренче мәртәбә булуым», диде ул. Равил Фәйзуллин бирегә Камил һәм Ильяс исемле ике оныгын да алып килгән иде. Залдагыларны оныклары белән таныштырып аларның татарча яхшы белүен искәртеп узды.

Катнашучылар Фатих Хөсни музеенда, Олы Мәтәскә урта мәктәбендә булдылар. Түләмә инеше буасында йөзү ярышларыннан соң Теләче районы фермеры Сәгыйть Гыйниятуллинның татар токымлы атлары һәм Теләчедә урнашкан «Туган авылым» комплексы музее белән таныштылар.

Чыганак: tatar-inform

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*