tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Җәйге сәламәтләндерү лагеры
Җәйге сәламәтләндерү лагеры

Җәйге сәламәтләндерү лагеры

Димитровград Җәмигъ мәчете мәхәлләсе динебезнең киләчәге – яшьләр һәм балалар белән эшләү, аларны рухи-әхлакый тәрбияләү мәсьәләсенә аеруча зур игътибар бирә.

Җәмигъ мәчете карамагында уңышлы гына эшләп килүче мәдрәсәдә төрле яшьтәге балаларга дини белем һәм тәрбия бирү өчен бөтен мөмкинлекләр тудырылган. Җәй айларында биредә ел саен балалар өчен сәламәтләндерү лагеры оештырыла.

“Балалар өчен җәйге лагерыбыз быел ике атна дәвамында эшләде. Анда 36 малай һәм кыз бик теләп йөрделәр. Без аларны көненә ике тапкыр ашаттык. Ә 12 педагог һәм тәрбияче төрле юнәлешләр буенча дәресләр үткәрделәр. Гарәп графикасы нигезендә укырга һәм язарга өйрәнү, татар теле дәресләре сабыйларның күңеленә аеруча хуш килде. Алар шулай ук төрле интерактив уеннарда, спорт ярышларында, дин темасына багышланган викториналарда актив катнашты. Иң мөһиме – нарасыйлар мөселман әдәбе һәм әхлагы нигезләре белән таныштылар. Саф вә пакь динебез һәркайсында зур кызыксыну тудырды”,- ди Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Ильяс хәзрәт Мухутдинов.

Мәчет карамагындагы җәйге сәламәтләндерү лагерына йөргән балаларның әти-әниләре, әби-бабалары мөселман мәхәлләсе җитәкчеләренә рәхмәт белдерәләр. Балаларыбыз һәм оныкларыбыз мәчеттән бөтенләй үзгәреп кайталар бит, тәртипле һәм тәүфыйклы булып, бисмилла әйтеп өстәл артына утыралар һәм дога кылып, рәхмәт диеп торып китәләр, бу – зур шатлык, бәхет бит, ди милләт җанлы аналар һәм әбиләр.

Кыш айларында мәчет карамагындагы мәдрәсәдә өлкәннәр, яшьләр һәм балалар өчен Ислам дине нигезләрен өйрәнү буенча курслар эшләячәк. Тәҗрибәле мөгаллимнәр төрле буын кешеләрен Коръән укырга өйрәтергә ышандыралар. Хәер, әлеге курсларны өч дистә ел эчендә йөзләгән мөселман кардәшебез тәмамлаган инде. Аларның күпчелек өлеше дин сукмагына, мәчет, намаз юлына баскан һәм хәләл тормыш рәвеше алып бара.

Р.НИГЪМӘТЛЕ.

Чыганак: emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*