tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Омск өлкәсеннән балалар Казан шәһәренә килделәр
Омск өлкәсеннән балалар Казан шәһәренә килделәр

Омск өлкәсеннән балалар Казан шәһәренә килделәр

Бүген, 9 август көнне, Омск өлкәсе Усть-Ишем муниципаль районын балалары Чаллы шәһәренең «Крылатый» лагере базасының «Дуслык» төбәкара сменасында ял итү максаты белән Казан шәһәренә килеп җитте. Лагерьда балалар 26 августка кадәр ял итәчәкләр.

Казанда аларны Бөтендөнья татар конгрессының  Милли мәгариф, мәдәният һәм спорт комитетының баш референты Ләйсән Галимова каршы алды. Ул укучыларга Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән истәлекле бүләкләр тапшырды.

Бүген балаларга Казан буйлап экскурсия оештырылды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*