tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Яшьләр җыелган җирдә
Яшьләр җыелган җирдә

Яшьләр җыелган җирдә

Быел Удмуртиядә унынчы тапкыр Татар яшьләре слеты узды. Аны ел саен «Идел» яшьләр үзәге ярдәмендә «Иман» татар яшьләре берлеге оештыра. Быелгы очрашуның масш­та­бы­на искитәрлек! Слетка илебезнең 13 регионыннан 100дән артык катнашучы җы­елды. Алар арасында Татарстан, Башкортстан республикаларын­нан, Пермь краеннан, Түбән Новгородтан, Мәскәү, Төмән һ.б. шәһәрләрдән яшьләр бар иде. Иң ерагы Волгоград шәһәреннән килгәннәр. Ә иң яшь катнашучыга 1 ай иде!  Кайчандыр «Иман» татар яшьләре берлеге вәкилләре өчен генә оештырыла башлаган чара бүген ил күләмендә татар яшьләре арасында зур популяр­лык яулады. Башкача мөмкин дә түгелдер, чөнки мондый форматтагы очрашу бары тик Удмуртиядә генә уза. Бу турыда «Идел» яшьләр үзәгендә дә ассызык­лап үттеләр.

Алар өченче ел рәттән «Иман» татар яшьләре берлегенә слетны үткәрергә ярдәм итәләр. Катнашучылар исемлегендә үзләре дә бар иде. «Ике команда бергә кушылып эшләгәндә, аның нәтиҗәләре тулырак һәм матуррак булып чыга. Әлеге татар яшьләре слеты башка регионнарга да үрнәк булып тора», – диде Салават Кадыйров.  Ун ел дәвамында слетны оештыру башында «Иман» татар яшьләре берлегенең «өлкән» активистлары тора. «Быел авыррак булды. Балалар туды, яңа эшкә урнашучылар да булды арабызда. Аңа карамастан, эшне башкарып чыктык. Катнашучылар саны буенча бөтен рекордларны уздык быел. Слетка килүчеләр арасында «Иман»га йөри торган кызлар-егетләр дә, 15-16 яшьлек яшүсмерләр дә бар», – диде оештыручыларның берсе булган Ләйлә Каюмова.  «Узган ел ахырында Татар яшьләре көннәре форумында Татар федераль милли-мәдәни автономиясе яшьләр оешмалары вәкилләре арасында 100 мең сум акча уйнатты. Безнең «Татар яшьләре слеты» проекты җиңү яулаучылар исемлегенә керде. Проектны үстерүгә 50 мең сум күләмендә акча бүленеп бирелде. Әлеге акчага шатер сатып алдык», – диде «Иман» татар яшьләре берлеге рәисе Диана Мөбарәкова. Яшьләр өчен командаларга бүленеп, төрле киртәләр аша узу каралган ярышлар, учак янында татарча җыр-бию, төрле күңел ачулар, интеллектуаль уеннар, оста­ханәләр, татарча дискотека да оештырылган иде. Егетләр-кызлар куркып тормадылар, көймәгә утырып, буаның икенче ярына да йөзеп чыктылар, бауларда да йөрделәр, агачка да менделәр, урман эчендә яңгырдан соң кибеп өлгермәгән күлләвекләрдә биеп тә алдылар. «Хисләрне әйтеп бетереп булмый. Монда килүемә бик шатмын. Ярышларда катнашканда, пычракта да аунап беттек, ләкин барыбер бик күңелле», – дип үз кичерешләре белән уртаклашты Түбән Новгородтан килгән Лилия Гыйльфанова. Яшьләрне юл ераклыгы да куркытмаган. Әдилә һәм Тимур Бикмаметовлар 1400 чак­рым араны үтеп, Волгоград шәһәреннән килгәннәр: «Татар яшьләре көннәре форумында «Иман» берлеге рәисе Диана Мөбарәкова Удмуртиядә узучы слет турында сөйләгән иде. Катнашырга булдык. Безгә мондагы милли мохит, яшьләрнең ачык күңелле булуы ошады. Мин Волгоград өлкәсенең Маляевка авылыннан. Анда «Азатлык» яшьләр үзәген җитәклим.

Яшьләрне, яшүсмерләрне җыеп, татар телен, милли традицияләребезне өйрәтәбез. Үзебезнең яшьләр өчен дә шундый слет оештыру теләге барлыкка килде», – дип сөйләде Әдилә. Төмән шәһәре егете Азат Хәлиуллин – эшмәкәр. Барлык эшләрен ташлап, юлда бер тәүлек вакыт уздырырга кирәк булуына да карамастан, слетка килгән: «Безнең делегация слетта ел саен катнаша. Мин үзем икенче тапкыр килдем. Биредә рәхәтләнеп ял итеп, яңа танышлар табабыз. Мондагы атмосфераны аңлатып бетерә торган гына түгел, килеп, кунып, катнашып карарга кирәк», – диде ул.  Пермь шәһәреннән бу юлы 7 кешелек делегация килгән иде. «Бу очрашу – ул яңа танышулар, тәҗрибә уртаклашулар. Үзара татарча сөйләшергә тырышабыз. Безнең шәһәрдә «Чәкчәк» яшьләр оешмасы эшли, без Удмуртиядә яшәүче татар яшьләре белән дус-тату яшибез, һәрвакыт элемтәдә торабыз. Быел «Алтын» эшмәкәрләр клубы белән берлектә яшьләр өчен елга буенча «сплав» оештырачакбыз. Киләчәктә без дә шундый зур масштабларга ирешербез дип ышанам», – дип сөйләде Гөлнара Гумерова. «Татар яшьләре слетында мин беренче тапкыр. Тик аның турында элек тә ишеткән бар иде. Монда килеп, чараның масштабын күрәсе, оештыру нечкәлекләре белән танышасы килде», – диде шулай ук Пермь шәһәреннән килгән Руфинә Шәрипова. Мәскәүдән Динә Абдуллина татар телендә саф чиста сөйләшүе белән шаккатырды. Слетта икенче тапкыр катнашуы икән. «Бирегә бик ачык күңелле кешеләр җыела, учак янында татар телендә җырлар башкарып, рәхәтләнеп күңел ачабыз, тормыш мәшәкатьләреннән ял итәбез. Ә төркемнәргә бүленеп, төрле ярышларда катнашу, үз-үзеңне, куркуларыңны җиңәргә ярдәм итә», – диде ул.  Слетка гаиләләре белән килүчеләр дә бик күп иде. Күбесе кайчандыр «Иман» татар яшьләре берлегендә танышкан. Инде гаилә корып, очрашуга балалары белән килгәннәр. Сабыйларның шатлыклы көлү тавышлары бөтен аланга таралып торды. Ә иң кечкенә катнашучыга 1 ай иде!

Слет узган Можга районы Горняк авылы янындагы ял базасының хуҗалары – Айгөл һәм Марат Каюмовлар үзләре дә кайчандыр «Иман» татар яшьләре берлегенең активистлары булдылар. Хәзер алар слетны оештыруда актив катнашалар, ял базасын яшьләргә куллануга тулысынча бушка тапшыралар.  Табигать кочагында узган очрашуны учакта пешкән тәмле ризыклардан башка күз алдына китереп булмый. Быел да яшьләрне кайнар ашлар, пылау, шашлык, коймак, үлән чәйләре белән Рәфис Корбангалиев һәм Рәфис Мөбарәков сыйладылар. Бу вакытта аларның тормыш иптәшләре Гөлназ белән Диана катнашучылар өчен оештырылган ярыш этапларында кизү тордылар. Рәфис Корбангалиевның кечкенә улы да ярдәм итәргә теләп, әтисе янында мәш килде. Яшь гаиләләрнең шулай ук «Иман» татар яшьләре берлегендә танышып, хәзерге вакытта да татар мохитендә кайнап, шундый очрашуларны оештыруга үз көчләрен кертүләренә сок­ланмый мөмкин түгел! Афәрин! Алга таба да татар яшьләре слетында танышкан яңа парлар барлыкка килер, һәр­берсенең ил күләмендә дуслары, татар теле, халкыбыз традицияләре белән кызыксынулары артыр, дип ышанасы килә.

Чыганак: yanarysh.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*