tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Юбилейга багышланган бәйрәм
Юбилейга багышланган бәйрәм

Юбилейга багышланган бәйрәм

Кыш айларында йокыга талгандай тынып торган туган авылыбыз  Өчкүлгә җәйләрен күпләп ялга кайтучы шәһәрлеләр белән җанланып китә, урамнар бала-чага белән тула.

Зур Сабан туйлары уздырмасак та, бала­лар, яшүсмерләр өчен чаралар оештырыла. Мәсәлән, мәчетебезнең 35 еллыгы уңаеннан төрле авыллардан килгән бер дистә команда арасында футбол турниры үткәрдек, ә июль ахырында, шулай ук мәчетебезнең юбилеена багышлап, балалар өчен бәйрәм оештыр­дык. Инициаторлар һәм оештыручылар бу­лып бер төркем авылдашлар чыкты. Төрле батутлар, аттракционнар эшләде, милли уеннар, ярышлар оештырылды, барысында да нәни авылдашларыбыз бик теләп кат­нашты. Балаларга бушлай төрле тәм-томнар, туңдырма, лимонад, татлы мамык өләштек, учакта зур казанда пешкән пылау белән сыйладык.

Ә кичке якта өлкән яшьтәгеләр һәм яшьләр командалары арасында оештырылган фут­бол ярышлары бик күңелле узды.

Безнең авылда мәчет 1989 елда беренчеләрдән булып төзелә һәм бабаем Хәмзә Абдулкадеров бу эшнең чишмә ба­шында торучыларның берсе була, аннары дистә еллар имам вазифасын да үти.

Бабаемның мәчет төзелешенә үз өлешен керткән, хәзер инде бакыйлыкка күчкән һәркемнең рухы шат булсын, мәчетебез ма­нарасыннан агылган моңлы азан һәрвакыт авылыбызга иман нуры өстәп торсын иде.

Ә без кече ватаныбызда ял итеп, рухи як­тан баеп, физик яктан көч туплап китәбез.

Быелгы бәйрәм инициаторларына һәм спонсорларына зур рәхмәт белдереп, киләчәктә дә аны уздырырга, алдагы еллар­да да туган авылга кайтып йөрергә язсын иде дигән теләктә калабыз.

Мөхәммәт КАДЕРОВ,

Өчкүл-Мәскәү.

“Туган як” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*