tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар конгрессы бинасында Рамил Чурагулов иҗатына багышланган тур катнашучылары белән очрашу узды

Бөтендөнья татар конгрессы бинасында Рамил Чурагулов иҗатына багышланган тур катнашучылары белән очрашу узды

Бүген, 14 август, Бөтендөнья татар конгрессы бинасында танылган эстрада җырлары авторы Рамил Чурагулов иҗатына багышланган тур белән Казанга килгән туристлар кунак булды. Турны 2007 елдан башлап “Хәзинә Тур” милли туроператоры оештыра. Ел саен сәяхәттә Башкортстан районнарыннан һәм шәһәрләреннән аның иҗатын яратучы милләттәшәләребез катнаша.

Кунакларны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – Татарстандагы бүлекчәләр белән эшләү комитеты җитәкчесе Ирек Шәрипов сәламләде.

Шулай ук очрашуда Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – Аппараты җитәкчесе Фәрһад Латыпов, Бөтендөнья татар конгрессының Татар эшмәкәрләре белән эшләү бүлеге җитәкчесе Фәрит Уразаев, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Татар төбәк тарихын өйрәнүчеләре белән эшләү комитеты җитәкчесе  Альберт Борханов, Бөтендөнья татар конгрессының Мәгълүмат хезмәте һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтә идарәсе җитәкчесе Гөлназ Шәйхиева катнашты.

Алар кунакларны Бөтендөнья татар конгрессы эшчәнлеге, проектлары белән таныштырдылар,  конгресс тарафыннан оештырыла торган башка масштаблы чаралар, форумнар турында да сөйләделәр. Шулай ук Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстан белән тыгыз элемтәдә булуын, хезмәттәшлек итүен дә ассызыкладылар.

Очрашуда катнашучылар мондый сәяхәтне оешыруы өчен “Хәзинә-тур” җитәкчесе Комил Сираҗетдиновка һәм Бөтендөнья татар конгрессына олы рәхмәтләрен белдерделәр.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*