tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Сәламәт яшәү рәвеше өчен!» спорт-мәдәни бәйрәме узды
«Сәламәт яшәү рәвеше өчен!» спорт-мәдәни бәйрәме узды

«Сәламәт яшәү рәвеше өчен!» спорт-мәдәни бәйрәме узды

Ромоданово районының Белозерье авылында «Сәламәт яшәү рәвеше өчен!» авылның спорт-мәдәни бәйрәме узды.

Бәйрәм белән Мордовия Республикасы Хөкүмәте Рәисе урынбасары Инсаф Хәйруллин, Ромоданово районы башлыгы Сергей Ведяшкин һәм Белозерьеда туган, титулы спортчы, UFC көрәшчесе Ринат Фәхретдинов котладылар.

Тамашачылар үзешчән иҗат коллективлары чыгышларын, декоратив-гамәли иҗат осталары эшләре күргәзмәсен, мас-тер-классларны карадылар.

Шулай ук кул көрәше, мини-футбол буенча спорт ярышлары, каратэчыларның күрсәтмә чыгышлары узды. Милли ризыкларны татып карау барысын да сөендерде. Балалар күпсанлы аттракционнарда күңел ачтылар.

Чыганак: “Юлдаш” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*