“Бәла агач башыннан түгел, кеше башыннан йөри” ди татар. Инде икенче атнасын бөтен Республика халкы бердәм булып, Украина кораллы көчләре һөҗүменнән зыян күргән – Курск өлкәсе халкына ярдәм итә. Казаннан анда иң зур партия гуманитар йөк озаттылар. Республика җитәкчелеге тәкъдиме белән ачылган исәп-хисап счетына халык акча күчерүен дәвам итә. Рөстәм Миңнеханов үз хезмәт хакының бер өлешен шунда күчерергә булган. Хәйрия гамәленә дәүләт органнары, башка коллективлар кушыла башлады.