tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Базарлы Матакта тырыш-уңган Миләүшә һәм Радик Бильдановлар гаиләсендә дүрт бала үсә
Базарлы Матакта тырыш-уңган Миләүшә һәм Радик Бильдановлар гаиләсендә дүрт бала үсә

Базарлы Матакта тырыш-уңган Миләүшә һәм Радик Бильдановлар гаиләсендә дүрт бала үсә

Районыбыз оешма-җәмгыятьләрендә намус белән эшли, үз хуҗалыкларында күп мал, кош-корт үстерергә дә көч һәм вакыт таба. Кырдагы эш барышын беренче булып алар белә.

Радик Тәлгать улы – районыбызда, төгәлрәк әйткәндә, Әхмәт авылында туып үскән. Казанның авыл хуҗалыгы институтын тәмамлап, бүгенге көндә “Кызыл Шәрык” җәмгыятенең җирлегебездәге бер бүлегендә – “Көньяк-Көнчыгыш” тармагында баш агроном булып эшли. Хәзер кырларда иң кызу эш вакыты – өлгергән уңышны югалтуларсыз җыеп алырга кирәк. Шуңа да без аның белән очраша алмадык, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә үсемлекчелек буенча консультант булып эшләүче тормыш юлдашы Миләүшә Мөнировна белән сөйләштек.

Миләүшә Бильданова әлеге идарәдә җаваплы вазыйфаны башкара: кырларда алып барылган эш күләме турындагы мәгълүматларны барлый. Шуңа да авыл хуҗалыгының үсемлекчелек тармагындагы үзгәрешләрне, бар яңалыкларны тулаем иң беренчеләрдән булып белүче ул.

– Көн саен “Хузангай”, “Кызыл Шәрык” җәмгыятьләрендәге агрономнар, крестьян-фермер хуҗалыклары җитәкчеләренә шалтыратам. Күпме җир сукаланган, чәчелгән, бөртек җыеп алынган – шул турыда белешәм. Алынган мәгълүматны көннекен-көнгә район башлыгына, ТРның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына тапшырып барам, – диде ул эше турында.

Быелгы эш дәрәҗәсе, уңыш күләме ничегрәк бәяләнә соң, дип кызыксындым мин дә, бу  сөйләшү барышыннан чыгып.

– Әлегә эш яхшы бара, тулаем уңыш күләмен әле әйтү иртәрәк булса да, эш үтәлгән гектарларга, аны башкару темпына караганда, безнең район республика күләмендә алда бара, – диде ул.

Гаиләдә балалар күп булу – бәхет

Ир-ат өчен дә, хатын-кызга да эшендә тыныч күңел белән эшләү, уңышларга ирешү өчен,  ныклы терәге – гаиләсе булу кирәктер. Билгеле, моның белән килешмәүчеләр дә табылыр. Әмма Бильдановлар нәкъ менә шундый фикердә. Алар үзләре студент чакларында, икесе дә Казан авыл хуҗалыгы институтының урман хуҗалыгы һәм экология факультетына укырга кергәч танышалар һәм беренче курста укыган чакларында ук очраша башлыйлар.

– Мин үзем Аксубай районының Тахталы авылыннан.  Авылга кайтыр юлыбыз да бер. Беренче курста ук, сөйләшеп куйгандай, вакытлыча бирелүче йортларны да янәшәдән сайлаган булып чыктык. Мин – 37 нче, ә ул янәшәдәге 39 нчы йортта яшәде. Группада без ике генә кыз, калганнары егетләр. Аның күзе миңа төшсә, минем дә шулкадәр егетләр арасыннан күңелем аңа тартылды. Студент чагыннан ул игътибарлы да, хезмәт сөючән дә булды. Мөмкинлек чыкса, вакыты булса, акча эшләргә дә тырыша иде, – дип искә алды булачак тормыш иптәше белән очраша башлаган вакытларын әңгәмәдәшем.

Миләүшә һәм Радик Бильдановлар ике ул һәм ике кыз үстерәләр. Олы уллары Раязга 15 яшь булса, кечкенәләре Сөмбелгә 5 кенә яшь икән әле. Сез баштан ук зур гаилә турында хыялландыгызмы дигәнгә, Миләүшә болай диде:

– Мин үзем дә, Радик та күп балалы гаиләде үстек. Без өч кыз булсак, ирем – гаиләдәге өч малайның берсе. Шуңа да, кимендә, өч балабыз булса иде, дип уйлый идек икебез дә. Алар бер-берсенә терәк-таяныч та була бит.

Арагызда кечкенә берәү генә булгач,  Сөмбелегезне бигрәк тә яратып, иркәләп үстерәсездер инде дигәнгә, әни кеше:

– Алар һәркайсы үз урынында, барысы да йөрәк түрендә. Берсе генә өйдә булмаса да, шундук сагына башлыйбыз. Үзләре дә бер-берсеннән башка тора алмыйлар. Әле күптән түгел Сөмбел Әхмәттә дәү әниләренә кунакка дип киткән иде. Без дә күңелсезләнәбез. Ул үзе дә хәл белергә килгән әтисе янына “Кайтам”, – дип йөгереп чыккан, –диде.

Эш кемгә дә җитә

Гаилә зур хуҗалык та тота. Сыерлары гына да дүртәү. Алар янында үгезләр, таналар, бозаулар бар. Кош-корты да җитәрлек. Үрдәк, каз, тавык, күркә һәм бытбылдыкка кадәр үстерәләр икән.

– Аларның барысын да ничек карарга өлгерәсез, дигәнгә әңгәмәдәшем:

– Хәер балалар да үсеп, кул арасына керә башлады. Зур улыбыз Раяз җиң сызганып эшли, аның янында Раил улыбыз да кайнашырга ярата. Таңсылу кызым өй эшләрендә ярдәм итә. Эшлә дип әйтергә, ике тапкыр кабатларга кирәкми. Һәрберсе үз вазыйфасын белә. Зур гаилә булгач, ашы да бергә, эше дә уртак. Балалар да шулай эш белеп үссә, тормышта үз урыннарын җиңелрәк табар, дип уйлыйбыз. Билгеле, җәй айларында авыргарак туры килә. Ирем Радик кырларда эш барганда, матур кояшлы көннәрдә иртәнге алтыларда ук чыгып китә, кич белән генә кайта. Йорттагы малларны карашырга да вакыт табарга тырыша. Әмма андый көннәрдә балалар зур таяныч була, әтиләре кырдан кайтканчы алар күп эшне башкарып куя, – диде.

Шуны әйтергә кирәк: югары уку йортын тәмамлап, кулга диплом алып, өйләнешкәч, яшь пар Яр Чаллы шәһәренә юл тота. Икесенә дә эш тә табыла. Радик  төзелеш оешмасына урнашса, Миләүшә хисапчы булып эшли башлый. Әмма алар икесе дә авылдагы тормышны сагынып яши, үз йортлары белән, хуҗалык тотып яшәү турында хыяллана. Беренче балалары тугач, яшь гаилә ныклы карарга килеп, әти-әни ризалыгын алгач, Әхмәт авылындагы төп йортка кайта…  Аннан соң инде дистә елдан артык вакыт узган, район үзәгендә йорт салынган, бер-бер артлы балалар туган, ныклы хуҗалык булдырылган. Бүген зур уллары Раяз да, яшьтәшләре шәһәргә китәм дип хыялланганда,  “Мин авылда яшәячәкмен, күп итеп терлекләр асраячакмын”, – дип, теләкләрен әйтә икән. Кайда да эшләп яшәргә кирәклеген, тырышкан очракта, авылда да яшәү рәхәт булуын әти-әни төшендергән, күрәсең. Шуның өчен генә дә Бильдановлар гаиләсенә үрнәк итеп карарга, шундый якташларыбыз булу белән горурлану мөмкиндер…

Чыганак: alki-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*