tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кукмара мөхтәсибәтендә VII Мәчкәрә укулары узды
Кукмара мөхтәсибәтендә VII Мәчкәрә укулары узды

Кукмара мөхтәсибәтендә VII Мәчкәрә укулары узды

Сафәр аеның 11нче көнендә (15нче августта), Кукмара мөхтәсибәтендә “VII Мәчкәрә укулары” төбәкара фәнни-гамәли конференциясе үтте. Әлеге фәнни чарада танылган мөселман дин әһелләре, галимнәр, мөгаллимнәр һәм башка шәрәфле кунаклар катнашты, алар арасында Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Мөфтинең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров, тарихчылар, туган якны өйрәнүчеләр, укытучылар, педагоглар һәм җәмәгать эшлеклеләре бар иде. Конференция темасы “Гореф-гадәтләрдән тайпылмыйча яшәү – татар гаиләсенең нигезе” дип исемләнде.

Конференция Россиядә игълан ителгән Гаилә елы, Татарстан мөфтияте тарафыннан игълан ителгән Гаилә һәм хәләл яшәү рәвеше елы кысаларында үткәрелде. Фәнни җыен алдыннан килгән кунаклар һәм катнашучылар Мәчкәрә авылының борынгы зиратында булды һәм биредә дәфен кылынган мәрхүмнәрне дога белән искә алды. Казан шәһәренең Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров Коръән аятьләре укыды һәм Мөфти урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров дога кылды. Шунысын да билгеләп узарга кирәк, әлеге зиратта үз гомерләрен дингә һәм милләткә хезмәт итүгә багышлаган танылган дин әһелләре, галимнәр, остазлар һ.б. җирләнгән. Зиратның гомуми мәйданы 3 гектарны тәшкил итә.

Конференция кысаларында катнашучылар тарихи Мәчкәрә мәчетен төзекләндерү барышы белән танышты. Тарихи мәчет каршында алар Коръән аятьләре укыды һәм дога кылды. Мәчкәрә авылы имамы, Кукмара мөхтәсибәтенең Аксакаллар шурасы рәисе Мөнир хәзрәт Йосыпов – Мәчкәрә мәчетен һәм тарихи зиратны саклап калуга зур өлеш кертүче шәхес.

Күкшел авылы мәдәният йортында узган конференциянең пленар өлешендә сәламләү сүзләре белән Кукмара районы Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин, Мөфтинең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин, Бөтендөнья татар конгрессының Аксакаллар шурасы рәисе Рәүф Хәсәнов һәм башка күренекле шәхесләр чыгыш ясады.

Конференциядә төрле темалар, шул исәптән татар шәҗәрәләрен өйрәнү, Мәчкәрә мәчете һәм авыл тарихы, шулай ук борынгы Мәчкәрә зиратындагы кабер ташларын тикшерү каралды. Көн дәвамында танылган галимнәр һәм тарихчылар чыгыш ясады, алар арасында Тәэминә Биктимерова, Дамир Исхаков, Ирек Һадиев, Айдар Гайнетдинов һ.б. белгечләр бар иде.

Конференция нәтиҗәләре буенча резолюция кабул ителде.

Чыганак: dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*