tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Томск өлкәсе губернаторы Владимир Мазур белән очрашты
Васил Шәйхразыев Томск өлкәсе губернаторы Владимир Мазур белән очрашты

Васил Шәйхразыев Томск өлкәсе губернаторы Владимир Мазур белән очрашты

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыевның Томск шәһәренә эш сәфәре кысаларында Томск өлкәсе губернаторы Владимир Мазур белән очрашу узды.

Васил Шәйхразыев чарада катнашучыларны сәламләде, Татарстан белән Томск өлкәсенең тыгыз элемтәләре, гасырлардан килгән мөнәсәбәтләре булуын әйтте һәм БРИКСКА әзерлек эшләре белән таныштырды. Ул шулай ук Татарстан Конституциясе нигезендә Республикадан читтәге татарларга ярдәм күрсәтүләрен хәбәр итте. Татар дөньясындагы бердәмлеккә үрнәк буларак Курган өлкәсенең Йолдыз авылын мисалга китерде, быелгы су басуда зыян күргән татар авылларына ярдәм турында сөйләде.

Милли Шура рәисе быел Федераль Сабантуйның Йошкар-Олада, Бөтенроссия авыл Сабан туеның Бардада узуын әйтте, моңа кадәр булган Сабантуйлар турында мәгълүмат бирде һәм 2025, 2026 елларда кайда узачагын аңлатты. Ул үзенең чыгышында Россиянең йолалары, гореф-гадәтләре белән көчле икәненә басым ясады. Билгеле булганча, БРИКС дөнья сәясәтенең һәм икътисадының актуаль мәсьәләләре турында фикер алышу өчен платформа булачак.

Томск өлкәсе губернаторы Владимир Мазур билгеләп үткәнчә, Россия империясенең унике Император университетларының унберенчесе (хәзерге вакытта Томск дәүләт университеты) Томск шәһәрендә урнашкан. Хәзер Томск вузлар планында алдынгы урыннарны били, биредә 97 чит ил студенты белем ала.

Алга таба җитәкчеләр XXVII Федераль Сабантуй турында фикер алыштылар. Владимир Мазур үзләре өстендә зур җаваплылык булуга басым ясады һәм Сабантуйны бергәләп югары дәрәҗәдә үткәрәчәкләренә ышануларын белдерде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*