tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда илкүләм массакүләм мәгълүмат чараларының X юбилей форумының пленар утырышы уза
Казанда илкүләм массакүләм мәгълүмат чараларының X юбилей форумының пленар утырышы уза

Казанда илкүләм массакүләм мәгълүмат чараларының X юбилей форумының пленар утырышы уза

Бүген, 29 август, Казанда илкүләм массакүләм мәгълүмат чараларының X юбилей форумының пленар утырышы уза. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев катнаша.

Шулай ук пленар утырышта Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров; Татарстан халыклары ассамблеясе рәисе, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин; Милләтләр эше буенча комитет рәисенең беренче урынбасары Илдар Гыйльметдинов һәм башкалар катнашты.

Моңарчы форум «Төбәк һәм милли массакүләм мәгълүмат чаралары конгрессы» исеме астында уздырыла иде. Вакыйга беренче тапкыр 2005 елда булган һәм Россиянең 40 төбәге һәм бәйсез дәүләтләр берлеге илләреннән 150 делегатны җыйган. Аның нәтиҗәсе булып Дәүләт Думасына мөрәҗәгать тора – чыгарылган тәкъдимнәр алга таба массмедиа өлкәсен җайга сала торган законнарга үзгәрешләр керткәндә кулланылды.

2014 елда конгрессның исемен форумга үзгәртәләр. Шул чордан башлап ул «ТРда дәүләт илкүләм сәясәтен гамәлгә ашыру» дәүләт программасы кысаларында үткәрелә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*