tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Буа мөхтәсибәте уку елы алдыннан балалар өчен викторина үткәрде
Буа мөхтәсибәте уку елы алдыннан балалар өчен викторина үткәрде

Буа мөхтәсибәте уку елы алдыннан балалар өчен викторина үткәрде

Буа мөхтәсибәте Бикмураз авылында мәктәп яшендәге балалар арасында “Кыйблаңны беләсеңме?” дип исемләнгән интерактив викторина уздырды. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, катнашучылар арасында мәчеткә беренче тапкыр килүчеләр дә бар иде. Әлеге чара башланыр алдыннан Буа шәһәренең “Әбү Хәнифә” мәчете имам-хатыйбы Шамил хәзрәт Вәлиуллин мәчет әдәпләре белән таныштырды. Аннары Бикмураз авылы мәчете имамы Илдус хәзрәт Әсәдуллин Коръән аятьләре укыды һәм дога кылды.

Кереш сүздән соң, мәчет каршындагы курслар мөгаллимәсе Дөлфидә ханым намаз укуның фазыйләтләре турында сөйләде. Шуннан соң мавыктыргыч викторина башланды, балалар сорауларга җавап бирде, Коръән сүрәләре укыды, азан һәм салаватлар әйтте, табышмаклар чиште.

Шулай ук күмәк уен үткәрелде, биредә сизгерлек һәм хәтер сыналды. Жюри әгъзалары уен барышын күздән кичерде. Викторина тәмамланганнан соң мәчет имамы бүләкләр өләште.

Чыганак: dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*