tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тинчурин театрының бу сезонда беренче премьерасы мәхәббәт турында риваять булачак
Тинчурин театрының бу сезонда беренче премьерасы мәхәббәт турында риваять булачак

Тинчурин театрының бу сезонда беренче премьерасы мәхәббәт турында риваять булачак

5 сентябрьдә 18.30 сәгатьтә К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының яңа, 91 нче сезонының беренче премьерасы – Фәтхи Бурнаш пьесасы буенча «Таһир-Зөһрә» мәхәббәт турында риваять (режиссер – Зөлфәт Закиров) күрсәтеләчәк. Спектакльне «Пушкин картасы» белән дә карап булачак (6+). Постановкада театрның яшь һәм урта буын артистлары катнаша.

Зөлфәт Закиров, Татарстанның атказанган артисты:

— Фәтхи Бурнаш «Таһир-Зөһрә» әсәрендә сурәтләгән хисләрнең ихласлыгы, персонажларның конфликты минем өчен кызыклы да, актуаль да, шул ук вакытта алар бүгенге заман белән дә яңгыраш таба. Аерым алганда, пьеса һәр персонажны тамашачы өчен төрле яктан ача. Биредә, беренче чиратта, аталар белән балалар арасында низаг тууга сәбәпче булган яшьләрнең ихлас, самими, чиста мәхәббәте сурәтләнә. Шул ук вакытта параллель рәвештә дәүләтләр арасында сәяси мөнәсәбәтләр куера.

Хәзерге заманда, материаль як артыннан куып, без мәхәббәт хисен, аерым алганда якыннарыбызга, әти-әниләребезгә, ватаныбызга карата мәхәббәтне, икенче планга калдырдык. Әлеге әсәр белән без үз мәхәббәтең, хисләрең өчен көрәшергә, тормыш юлында бернинди авырлыкларга да карамыйча бу хисләргә тугры калырга кирәклеген җиткерәсебез килә.

Источник: mincult.tatarstan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*