tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чаллының «Җәмигъ» мәчетенең кайчан төзелеп бетәчәге билгеле
Чаллының «Җәмигъ» мәчетенең кайчан төзелеп бетәчәге билгеле

Чаллының «Җәмигъ» мәчетенең кайчан төзелеп бетәчәге билгеле

Чаллы үзәгендәге «Җәмигъ» мәчетендә төзелеш эшләре план буенча дәвам итә. Үзебезнең мәгълүматлар буенча, аны шәһәрнең 400 еллык юбилеена, 2026 елда төзеп бетерергә җыеналар. Аллаһ һәм игелекле кешеләр ярдәме  белән планнар тормышка ашса, Чаллының үзәгендә матур бина барлыкка киләчәк.

«Җәмигъ» мәчетенең подвалында лифты һәм бөтен уңайлыклары булган заманча конференц-зал, бинада шулай ук никах бүлмәсе, ашханә, медпункт, мәдрәсәләр, никах үткәрү урыны булачак.

60-80 метрлы манаралы дини комплексның гомуми мәйданы 6,5 мең кв. тәшкил итә. Анда берьюлы 3,2 мең кеше сыя. Ә дини бәйрәмнәрдә «Җәмигъ» мәчете каршындагы мәйданда 20 мең кеше гыйбадәт кыла ала.

Чыганак: shahrichalli.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*