tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ”Алиш эзләре буйлап” дип аталган әдәби иртә үткәрелде
”Алиш эзләре буйлап” дип аталган әдәби иртә үткәрелде

”Алиш эзләре буйлап” дип аталган әдәби иртә үткәрелде

15 сентябрь – татар халкының данлыклы, каһарман улы, язучы, шагыйрь Абдулла Алишның туган көне. Әлеге мөһим датаны каршылап, 13 сентябрьдә Балтач Үзәк балалар китапханәсендә ”Алиш эзләре буйлап” дип аталган әдәби иртә үткәрелде.

Чарада 2нче номерлы балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче балалар катнашты. Алар биһисап күп әкиятләр бүләк иткән Алиш абыйларының тормыш юлы, иҗаты белән тагын да якыннан таныштылар. Балалар белән очрашуга Бикбатыр белән Биккуркак та килде. Кунаклар, бергәләшеп, “Бу нәрсә шәүләсе?”, “Шәүлә ясау”, “Дуслык йомгагы” кебек уеннарда катнаштылар. Уеннар аша Бикбатыр дусларын батыр, кыю булырга чакырды.

Чыганак: Центральная библиотека Балтаси

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*