tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ислам мәдәният үзәге – милли йолаларыбыз сагында
Ислам мәдәният үзәге – милли йолаларыбыз сагында

Ислам мәдәният үзәге – милли йолаларыбыз сагында

Узган елда Яңа шәһәрдә өлкә Губернаторы Алексей Русских һәм Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында ачылган Ислам мәдәни-агарту үзәге традицион ислам кыйммәтләрен җәелдерү, халкыбызның телен, мәдәниятен, йолаларын саклап калып үстерү юнәлешендә бәһасез эшләр башкара.

Ислам мәдәни-агарту үзәге карамагында эшләп килүче мәхәллә мәчетендә мөселман кардәшләребез биш вакыт намаз укыйлар. Намазга йөрүчеләр саны күбәя бара, ди мәхәллә рәисе Рафаэль Назмутдинов. Җомга һәм гает намазларына биредә йөзләгән кеше җыела. Мәхәллә территориясен бизәп торган Татар йорты – халкыбызның тормыш-көнкүреш музее ишекләре дә һәркемгә ачык. Мәктәп укучылары һәм балалар бакчалары нәниләре әлеге музейханәгә аеруча теләп йөриләр. Милли орнаментлар белән бизәлгән Ислам үзәге бинасы да ерактан ук игътибарны җәлеп итә. Заманча җиһазландырылган үзәгебез ашханәсендә атна саен никах һәм балага исем кушу мәҗлесләре, мәрхүмнәрнең ашларын уздырабыз, ди хуҗабикә Алсу ханым. Үзәк белән күршедә генә урнашкан ике катлы бинада әлегә капиталь ремонт эшләре дәвам итә.

“Төзекләндерү эшләрен Ульяновск өлкәсе һәм Татарстан Республикасы хөкүмәтләре, шәһәр хакимияте, Бөтендөнья татар конгрессы, үзебезнең эшмәкәрләр ярдәмендә башкарабыз. Ремонт тәмамланганнан соң, бу бинада өлкәннәр һәм балалар өчен дин нигезләрен, татар телен өйрәнү дәресләре оештырырга ниятлибез. Шулай ук медицина кабинеты, китапханә, татарча көрәш секциясе эшләячәк. СВОда катнашучыларның якыннарына психологик ярдәм күрсәтүче “Сердце Вновь Оживет” оешмасына аерым бүлмә бирдек. Чит ил гражданнарын адаптацияләү һәм интеграцияләү үзәгенең филиалын ачып җибәрдек. Безнең Ислам үзәге төрле буын вәкилләрен, төрле милләт кешеләрен берләштерә, һәркайсына ярдәм кулы суза”,- ди Рафаэль Назмутдинов.

Ислам үзәгендә атна саен диярлек очрашулар һәм мәҗлесләр уза. Менә үткән шимбә көнне дә “Сөмбелә” бәйрәме һәм Балалар Сабан туе гөрләп узды. Бу уңайдан мәхәллә йортында көзге уңыштан әзерләнгән ризыклар, татарча китаплар һәм кул эшләре күргәзмәләре җәелеп киткән иде. Мәктәп укучылары һәм мәктәпкәчә яшьтәге сабыйлар төрле мастер-классларда, конкурсларда, милли уеннарда катнашып осталыкларын күрсәттеләр. Ә аеруча көчле, җитез малайларны татарча көрәш мәйданчыгы көтә иде. Кызыклы һәм мавыктыргыч бәйгеләрдә призлы урыннар алганнан соң, алар бергәләп табын артына утырып телеңне йотарлык тәмле пылау, камыр ашлары белән сыйландылар.

Йола бәйрәменә мәркәзебез Казаннан шәрәфле кунаклар килгән иде. Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы мәдәният үсешенә ярдәм итү фондының башкарма директоры Нурия Хашимова Ислам мәдәни-агарту үзәге эшчәнлегенә югары бәя биреп, мәхәллә җитәкчесе Рафаэль Назмутдиновка Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тарафыннан имзаланган сәламләү адресын тапшырды. Ул татар халкының милли-мәдәни, дини ихтыяҗларын канәгатьләндерү турында кайгыртучанлык күрсәтүләре өчен Ульяновск өлкәсе Губернаторы Алексей Русскихка, өлкә Хөкүмәте белән шәһәр хакимиятенә рәхмәт сүзләрен ирештерде. Ә Ульяновск өлкәсе Губернаторы администрациясенең милли һәм дини эшләр идарәсе начальнигы Сергей Паховский Ислам үзәген хәзерге вакытта бик тә актив, нәтиҗәле эшләүче үзәкләрнең берсе дип атады. Бу үзәк халыкны берләштерә, үз тирәсенә туплый, хәйрия эшләре белән дә шөгыльләнә, диде ул. Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рәзил Зиннәтуллин Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыевның кайнар сәламнәрен җиткереп, мәхәллә эшендә актив катнашучыларны һәм үрнәк татар гаиләләрен конгрессның Рәхмәт хатлары белән бүләкләде. Тынгысыз йөрәкле Рафаэль Назмутдинов һәм аның дус-тату командасы тырышлыгы аркасында нәтиҗәле эшләп килгән әлеге үзәк – Россиянең башка төбәкләренә үрнәк итеп күрсәтерлек уникаль комплекс, диде ул. Ә Ульяновск өлкәсенең “Мой бизнес” үзәге җитәкчесе Руслан Гайнетдинов мәхәлләгә һәрьяклап булышучы татар эшкуарларына олы рәхмәтләрен юллады. Ялгызы гына эшли торган эш түгел бу, алга атлау өчен әйдәп баручы һәм ярдәм кулы сузучылар кирәк, диде Руслан Шәвкәт улы. Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлекчәсе рәисе Фәрид Мифтахов милләт җанлы Рафаэль Назмутдиновның күркәм, игелекле эшләре белән Ульяновск өлкәсе данын еракларга таратуы хакында сөйләде. Ә Казанның Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге югары мөселман мәдрәсәсе ректоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин Ульяновск өлкәсе мөселманнарының уңышларына соклануын белдерде.

“Иң зур күләмле өлкә ифтары ел саен Ульяновскида уза. Үткән елда борынгы Сембер җирендә “Сальсабиль” балалар үсеше үзәге ачылды. Ә биредә, Яңа шәһәрдә Ислам мәдәни-агарту үзәге эшли башлады. Милләт өчен, динебез хакына җан атып йөрүче Рафаэль кардәшебезгә чын ихластан рәхмәт”,- диде Ильяс хәзрәт.

Ульяновск өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин гореф-гадәтләребез һәм йолаларыбызны саклап калып үстерү максатында, “Сөмбелә” бәйрәмен оештыручыларга рәхмәтләр әйтте.

“Шәһәр балалары икмәк-булканың агачта түгел, ә басуда үсүен белсеннәр. Бары тик эш беткәч кенә рәхәтләнеп уйнарга ярый икәнен күрсеннәр. Безгә милли һәм дини йолаларыбызны яшь буынга түкми-чәчми тапшырып калдыру бурычы йөкләнгән”,- диде мохтарият рәисе.

Бәйрәмнең концерт программасы бай эчтәлекле итеп төзелгән иде. Мәркәзебез Казаннан махсус килгән эстрада йолдызлары – Татарстанның атказанган артистлары Марсель Вәгизов белән Марат Галимов, популяр җырчы Нияз Җәләлов, җирле “Ак калфак” оешмасының милли моңга гашыйк кызлары халыкны дәртле җырлары, һәркемне уйландырырлык мөнәҗәтләре һәм нәшидләре белән сөендерделәр.

Исхак ХӘЛИМОВ

Чыганак: emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*