tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Румия Әгзамовнага уңышлар телибез
Румия Әгзамовнага уңышлар телибез

Румия Әгзамовнага уңышлар телибез

Казанда «Иң яхшы туган тел һәм туган әдәбият укытучысы — 2024» бөтенроссия конкурсының финал өлеше башланды. Бәйгедә  Самара шәһәре «Яктылык» мәктәбеннән татар теле һәм әдәбияты   укытучысы   Исмагыйлева Румия Әгзам кызы катнаша.

Конкурска илнең 79 төбәгеннән 112 туган тел һәм әдәбият укытучысы килде. Татарстан Республикасын Казан шәһәре 19нчы гимназиянең татар теле укытучысы Ләйлә Гарифҗанова һәм 346нчы балалар бакчасы тәрбиячесе Эльвира Солтанова тәкъдим итәчәк.

Шулай ук бәйгедә татар теле һәм әдәбияты укытучылары: Саратов шәһәре милли (татар) гимназиясеннән Ибраһимова Роза Рәшит кызы, Самара шәһәре «Яктылык» мәктәбеннән Исмагыйлева Румия Әгзам кызы, Төмән өлкәсеннән Гайсина Гүзәл Абдулбари кызы катнашалар.

Укытучыларыбызга тел ачкычлары, матур уңышлар, күркәм җиңүләр телибез!

Конкурс сынаулары 17-21 сентябрьдә “Адымнар” полилингваль комплексында һәм 99 нчы балалар бакчасында узачак.

Чыганак: samtatnews.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*