tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Австралия татарлары “MOSAIC” мәдәни фестивалендә катнашты
Австралия татарлары  “MOSAIC” мәдәни фестивалендә катнашты

Австралия татарлары “MOSAIC” мәдәни фестивалендә катнашты

Австралиядә “MOSAIC” мәдәни фестивале ел саен оештырыла. Биредә гомер итүче татарлар быел икенче тапкыр катнаша. Чарага 30 дан артык милләт вәкиле җыелган. “Без фестивальгә үзебезнең милли ризыкларыбызны әзерләп алып килдек. Чәкчәкне бик яраттылар. Татарстан, Казан турында махсус презентация ясаган идек. Бик күп кеше килеп кызыксынды. Казан, Кол Шәриф мәчете хакында сорашалар,”- дип хәбәр итә Австралиядә яшәүче татар журналисты Финзия Газизова.

Татарлар үз тырышлыклары белән милли киемнәр, татар китаплары күргәзмәсе дә булдырган. Милләттәшләребезнең активлыгын фестивальне оештыручылар да югары бәяләгән. Киләсе елда да катнашырга чакырганнар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*