tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ислам мәдәният үзәгендә музей ачылды
Ислам мәдәният үзәгендә музей ачылды

Ислам мәдәният үзәгендә музей ачылды

Яңа шәһәрнең Ислам мәдәни-агарту үзәге бинасында Гостомель десанты геройлары батырлыгына багышланган музей тантаналы рәвештә ачылды.

31 нче аерым гвардияле десант-штурмлау бригадасы хәрби хезмәткәрләренең Антонов аэродромы өчен каты бәрелешләр вакытында күрсәткән батырлыгына багышланган экспозиция Ислам мәдәни-агарту үзәге бинасында җәелеп киткән. Музейда һава-десант гаскәрләренең 104 нче дивизиясе хәрби хезмәткәрләре турында мәгълүматлар һәм аларның шәхси әйберләре, волонтерлык группалары эшчәнлеге, шулай ук ВДВ хәрби хезмәткәрләренә багышланган “Работайте, братья!” дип исемләнгән картина белән танышырга мөмкин.

СВО геройларына багышланган әлеге музей махсус хәрби операциядә катнашып батырларча һәлак булган ВДВ офицеры Илдар Ханнановның тынгысыз йөрәкле әнисе Резеда Фариз кызы һәм аның фикердәшләре, тарафдарлары – десантчыларыбызның әниләре һәм хатыннары – “Сердце Вновь Оживет” клубына йөрүчеләр тырышлыгы белән ачылды.

Тантанада катнашучыларны Ульяновск өлкәсе Губернаторы урынбасары Александр Коробко, “Защитники Отечества” дәүләт фондының Ульяновск филиалы җитәкчесе Олег Шигирданов, сугыш хәрәкәтләре ветераны, Законнар чыгару Җыелышының “Бердәм Россия” фракциясе депутаты Юрий Мухин һәм 104 нче һава-десант дивизиясе вәкиле сәламләде.

Тантана Ислам мәдәният-агарту үзәге ашханәсендә мәҗлес белән тәмамланды.

Гостомель десантының батырлыгы Россиянең тарих сәхифәләрендә урын алачак. Геройлар турында истәлекләр безнең күңелләрдә сакланыр!

Чыганак: emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*