tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ТР Дәүләт Советы депутаты Данис Шакиров: «Татар брендларын булдыру – ул татар халкын, татар милләтен дөньякүләм таныту дигән сүз»
ТР Дәүләт Советы депутаты Данис Шакиров: «Татар брендларын булдыру – ул татар халкын, татар милләтен дөньякүләм таныту дигән сүз»

ТР Дәүләт Советы депутаты Данис Шакиров: «Татар брендларын булдыру – ул татар халкын, татар милләтен дөньякүләм таныту дигән сүз»

Бүген, 26 сентярь көнне, Тәтеш муниципаль районында I Бөтенроссия «Татар чәе» бәйгесенең йомгаклау этабы уза.

Бөтендөнья татар конгрессы  I Бөтенроссия «Татар чәе» бәйгесен оештырды. Әлеге бәйге сәламәтлек мәдәниятен үстерүгә һәм ныгытуга,  сәламәт яшәү рәвеше моделен эшләүгә, «Татар чәе» татар милли брендын үстерүгә юнәлдерелгән «Сәламәт милләт» фәнни-гамәли конференция кысаларында уздырыла.

Кунакларны Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисенең беренче урынбасары – Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе, ТР Дәүләт Советы депутаты Шакиров Данис Фәнис улы сәламләде.

– һәрбер эшнең тирән мәгънәсе бар. Безгә бүгенге көндә бик затлы, бик зәвыклы рәвештә үзебезнең татар брендларын таныту мәсьәләсен күтәрергә кирәк. Бу – эзлекле рәвештә, даими алып барыла торган эш. Татар брендларын булдыру – ул татар халкын, татар милләтен дөньякүләм таныту дигән сүз, – диде ул.

Кунаклар өчен авыл мәдәният йорты фойесында чәй күргәзмәсе һәм «Май уны» йоласын күрсәтү оештырылды. Шулай ук «Сәламәт милләт» («Здоровая нация») проекты кысаларында биредә «Татар чәенең тарихы һәм мәдәнияте: милли гореф-гадәтләрне саклау һәм торгызу» темасына фәнни-гамәли конференциянең пленар утырышы уза.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*