tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Хәзинә” ветераннар җыр ансамбле “Туган тел” каналында чыгып килүче “Ихлас-Балкыш” тапшыруына төште
“Хәзинә” ветераннар җыр ансамбле “Туган тел” каналында чыгып килүче “Ихлас-Балкыш” тапшыруына төште

“Хәзинә” ветераннар җыр ансамбле “Туган тел” каналында чыгып килүче “Ихлас-Балкыш” тапшыруына төште

Кандра авылының “Хәзинә” ветераннар җыр ансамбле “Туган тел” каналында чыгып килүче “Ихлас-Балкыш” тапшыруына төште.

«Хәзинә»-ләр җыр-моңнары, иҗат җимешләре белән бүлеште, һәрбер чыгыш өчен әзерләнгән кул эшләре: калфак-түшлекләр, беләзек-алкалар, мәрҗән-муенсалар күргәзмәсе белән таныштырды.

Ансамбль җитәкчесе Зимфира Әхмәдиева 10 ел дәверендә иҗат юлында очраган каршылыклар, шатлык-кичерешләр, ирешкән уңышлар турында сөйләде. Зимфира Минзэл кызы әйтүенчә, ансамбльнең һәрбер әгъзасы – үзе хәзинә. Талантлы, татар моңына гашыйк апаларның барысын да халкыбыз иҗатына сөю берләштерә.

Чыганак: Туймазы районы татар конгрессы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*