Татар халкы зур югалту кичерә. Милләтебезнең затлы, зыялы улы, РФА академигы, медицина фәннәре докторы, профессор, Бутендөнья татар конгрессының Милли Шурасы әгъзасы, Ренат Сөләйман улы Акчурин озакка сузылган авыруыннан соң 78 яшендә бакыйлыкка күчте.
Бөтендөнья татар конгрессы мәрхүмнең туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша. Сабырлык тели.
Ренат Сөләйман улы Акчурин абруйлы галим, СССР һәм Россия Дәүләт премияләре лауреаты иде. Ул Россиядә һәм чит илләрдә кардиохирургия, кан тамырлары һәм аларны дәвалау юнәлешенә уникаль яңалыклар алып килгән күренекле белгеч буларак билгеле.
Ренат Сөләйман улы Акчурин 1946 елда Үзбәкстанның Андижан шәһәрендә туа. Андижан медицина институтын һәм И.М.Сеченов исемендә 1нче Мәскәү медицина институтын тәмамлый. 1984 елдан кардиохирургия өлкәсендә эшли башлый. Хьюстонда атаклы Америка хирургы Майкл Дебейка клиникасында тәҗрибә туплый.
Пластик микрохирургия, йөрәкнең ишемия авыруын хирургик алым белән дәвалау, йөрәкне трансплантацияләү һ.б. сораулар буенча эш алып бара. 1996 елның ноябрендә Россиянең беренче Президенты Б. Н. Ельцин йөрәгенә операция ясауны да аңа ышанып тапшыралар.
Ренат Сөләйман улы дистәләгән еллар Татарстан белән тыгыз элемтәдә торды. 2011 елдан Татарстанның Тулы вәкаләтле вәкиллеге каршындагы табиблар клубын җитәкләде.