tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Иске Кызылсуда – Актив озак яшәү үзәге
Иске Кызылсуда – Актив озак яшәү үзәге

Иске Кызылсуда – Актив озак яшәү үзәге

Иске Майна районы Иске Кызылсу авылында “Сәламәтлек чишмәсе” (“Родник здоровья”) дип аталган Актив озак яшәү үзәге ачылды. Әлеге үзәк авылның олы яшьтәге кешеләре өчен рәхәтләнеп аралашу, иҗади осталыкларын күрсәтү урынына әверелер дип көтелә.

“Актив озак яшәү үзәгендә спорт чаралары һәм иҗади мастер-класслар, төрле очрашулар уздыру каралган. Биредә һәркем күңеленә хуш килгән шөгыльне табар дип ышанабыз. Ульяновск өлкәсе Губернаторының ТОС мәсьәләләре буенча киңәшчесе һәм төбәкнең ТОСлар ассоциациясе рәисе Владимир Сидоров авыл халкын истәлекле вакыйга уңаеннан тәбрикләп, өлкән буын вәкилләренә азык-төлек наборлары, үзәккә массажерлар наборы һәм спорт инвентаре тапшырды”,- дип хәбәр иттеләр Иске Майна район хакимиятендә.

Ульяновск өлкәсендә Актив озак яшәү үзәкләре Губернатор Алексей Русских ярдәмендә ачыла. Хәзер төбәгебездә 276 үзәк эшләп килә, анда 22 меңнән артык өлкән буын кешесе йөри. Быел барлыгы 32 яңа үзәк ачу күздә тотыла.

Чыганак: emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*