tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ренат Акчуринны Мәскәүнең Троекуровский зиратында җирләделәр
Ренат Акчуринны Мәскәүнең Троекуровский зиратында җирләделәр

Ренат Акчуринны Мәскәүнең Троекуровский зиратында җирләделәр

Бүген, 9 октябрь көнне, Россия Фәннәр академиясе академигы, атаклы кардиохирург Ренат Акчуринны Мәскәүнең Троекуровский зиратында җирләделәр. Хушлашу мәрасиме бүген иртәнге сәгать 10да академик А.Л.Мясников исемендәге Клиник кардиология институтында оештырылды.

Биредә Татарстан Республикасыннан зур делегация катнашты. Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев Татарстан Хөкүмәте исеменнән чыгыш ясады. Ул Ренат Акчуринның татар халкы тормышына бәяләп бетергесез зур өлеш кертүен билгеләп узды.

Россия Фәннәр академиясе академигы, медицина фәннәре докторы, профессор, кардиохирург Ренат Акчурин 6 октябрьдә озакка сузылган авырудан соң вафат булды.

Фото: business-gazeta.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*